Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Миләүшәнең хыялдагы “Хыял”ы

Гади авыл үзәгендә матурлык салоны ачкан Миләүшә Габдрәкыйповага күңелендә күптән йөрткән хыялын тормышка ашырырга әнә шул тәвәккәллек сыйфаты ярдәмгә килгән.

undefined-Аллаһы Тәгалә тәвәккәлләрне ярата, тәвәккәл кылу ул Ходайга тапшырып, күктән төшкәнне генә көтеп утыру түгел, үзеңә дә тырышлык кую, максатыңа ирешү өчен көч кую,- ди дини кануннарны үтәп яшәүче Миләүшә.-Һәр кыз баланың күңеленә салынгандыр инде ул- кечкенәдән төс-кыяфәтне матурлау, чәч ясау булсынмы, бизәнү-ясану. Көннәрдән бер көнне, мин дә, балачак хыялымны тормышка ашырасы иттем- хезмәт юлымны бөтенләй башка тармакка алыштырдым,-ди ул. Һөнәре буенча бухгалтер Миләүшәгә, элеккеге эш урынын калдырып, кем әйтмешли, эшне нульдән башларга туры килә. Иң беренче ире Рамилдән яклау таба, рухи яктан гына түгел, матди яктан да. Кече бизнесны яклау Дәүләт программасы буенча да ярдәм акчасы алуга ирешә. Сабадан күченеп Сатышта йорт салган яшь гаилә (Миләүшәнең әби-бабалары нигезе шушында) Миләүшәнең бизнесы өчен урын эзли башлый. Ярдәмне авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин тәкъдим итә. Авыл Советы бинасында буш торган бүлмәләрне эш башлаучыларга күптән арендага биреп торырга ниятләгән җирлек башлыгы Матурлык салоны өчен иң якты һәм иркен бүлмәләрнең берсен тәкъдим итә. Миләүшә ул арада чәчтараш, визажист буенча махсус курсларны тәмамлап, белгечлек ала. Югыйсә, авыл җирендә керфек куйдырып, каш ясатучылар күп тә булмас кебек. Юк икән шул, тиздән “Хыял” салонында бизәнү-ясану өчен генә түгел, чәч кистерү, прическа ясату өчен дә беренче чиратлар тезелә. Миләүшә нигездә чәчтараш хезмәтен хатын-кызларга һәм балаларга гына күрсәтә. Шулай ук никахларга матур, килешле итеп яулык яптыра, кәләшне туйга әзерләү өчен дә барлык кирәк-яракларны булдыра. Косметиканың иң сыйфатлысын, хәләл маркалысын гына кулланырга тырыша. Салонда шулай ук тырнак ясау хезмәте дә күрсәтелә. “Хатын-кыз иң гүзәл, нәфис зат. Авыр эш белән тупасланырга,тышкы кыяфәтеңә кул селтәргә ярамый. Син бит әле өйнең яме дә булырга тиешсең, матур хатын ир затына гына түгел, матур әни балаларга да кирәк,- ди үзе дә 3 бала үстерүче Миләүшә,- Хәзер авыл хатыннары да заманчалашты, шәһәрнекеләрдән бер дә калышмый. Тышкы кыяфәтең матур икән бу синең күңел халәтеңдә дә чагыла. Димәк, өйдә рәхәт мохит туа. Гүзәл затларыбызның да тормышларын әз генә булса ямьләндерә алам икән - мин бәхетле. Беркайчан да акча өчен дип эшләмәдем, чөнки гаиләбезне ирем кирәгенчә тәэмин итә. Бу эшемнән рухи канәгатьлек, ләззәт алам, бары шул гына,-ди Миләүшә.

Илнур Котдусов, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр үсеше һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары:

- Бүгенге көндә эшмәкәрлек эшчәнлеге районыбыз икътисадының үсешендә зур әһәмияткә ия. Барлык тармакларда сәнәгать һәм хезмәт күрсәтүнең 35 проценты урта һәм кече бизнеска туры килә. Районда 1001 кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары теркәлгән. Шуларның 310 –юридик затлар, 691е- шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары. Яңадан 691 кеше үз эшчәнлеген үзмәшгульлек буенча теркәлеп алып бара. Районыбызда кече һәм урта бизнес өчен барлык шартлар да бар. Эшмәкәрләребез үзләре дә районыбыз өчен игелекле хезмәттә: халыкны яңа эш урыннары белән тәэмин итә, хезмәт төрләрен арттыра, районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнаша, иганәчелек ярдәме күрсәтә. Дөрес, илдә барган эпидемиологик вәзгыять бизнес алып баручыларга тискәре йогынтысын ясамый калмады. Хөкүмәтебез тарафыннан әлеге авыр чорда эшчәнлекне туктатмас һәм хезмәт күләмен югалтмас өчен шактый гына ярдәм күрсәтү чаралары булдырылды һәм проблеманы чишү юллары күрсәтелде. Төп максатабыз- шушы ярдәмне тиешенчә кулланып, кече һәм урта бизнесны яклау һәм сак­лап калу. Иң беренче чиратта, эшмәкәрләребезгә эшкә дәртегез сүрелмәсен, күңел рухыгыз кимемәсен диясе килә. Россия эшмәкәрләре көне уңаеннан барлык ке­че һәм урта бизнес вәкилләренә дә алга таба да зур уңышлар телибез, идеяларыгыз тиз арада гамәлгә ашсын, райо­ныбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә өлешегез кимемәсен!

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X