Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#МинемГеройМинемГаилә: районыбыз каһарманнарын барлыйбыз

Сез дә акциягә кушылыгыз, хөрмәтле райондашлар!

Шәймәрданов Миннегали Шәймәрдан улы
(1920-2013) (21.05.1920-22.03.2013)

     Бабаем Миннегали Шәймәрданов Саба районы Алан-Елга авылында 1920 нче елның 21 нче маенда колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.  1940 нчы елда  Саба хәрби комиссариатыннан армиягә китә һәм укчы булып хезмәт итә.  1941 нче елның 25 нче июненнән аларны Литва ягына сугышка алып китәләр. 68 нче девизиянең 268 нче полкында хезмәт итә, сугышның иң куркыныч урыннарында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, әсирлеккә эләгә. Дошман кулыннан азат ителгәч, көрәшне дәвам итә.  Бөек Ватан сугышы тәмамлангач та туган якларына кайту насыйп булмый бабаебызга, 1946 нчы елга кадәр Кировоуголь шахталарында күмер чаба. Бары тик 1946 нчы елның октябрендә , аягы яралану сәбәпле демобилизацияләнә һәм туган җирләренә әйләнеп кайта.  
    1947 нче  елда авылның уңган-булган кызы Хания Галимулла кызы белән кавышып,  гаилә корып жибэрэлэр.  Бибихания әбиебезнең дэ яшьлеге жиңеллэрдэн генэ булмый. Ул хезмәт юлын  бик яшьтән  башлый, үзе шикелле үк кызлар белән Мари якларында урман кисүдә эшли. Беләкләре ныгымаган, әле  балалыгы да  чыгып бетмәгән кызлар олылар белән беррәттән авыр физик эш башкаралар. Сугыш елларында ул Казанда 16 номерлы моторлар төзү заводында хезмәт куя. Биредә әбиебез көнозын, алны-ялны белми  станок артында эшли, алар самолетка клапаннар  әзерлиләр. Менә шулай итеп , иләмсез авыр фидакарь хезмәтләре белән җиңү көннәрен якынайталар. Бабаебыз Миннегали белэн алар 5 бала тәрбияләп устерәләр. Хезмәт юлларын колхозда эшләп үткәрәләр. Авылның иң үрнәк гаиләсе булып гомер итәләр. Балалары да әти-әни үрнәгендә яшилэр, авылда калалар, гаилә корып, барысы да мактаулы хезмәт юлы үтәләр.
Хания һәм Миннегали  Шәймәрдановлар 66 ел бергә тигезлектә яшиләр,    2013 нче елда 93 яшләренә җитеп, бер-бер артлы  вафат булалар. Бүгенге көндә Алан-Елга авылында 3 уллары, Шекше авылында бер кызлары үз гаиләләре белән яшиләр.  15 онык һәм 37 оныкчыклары бар. Без оныкчыклары бабаебыз һәм әбиебез белэн горурланып яшибез!

 #МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилэм
#бессмертныйполк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев