Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#МинемГеройМинемГаилә:районыбыз каһарманнары -кемнәр алар?

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә акциясе дәвам итә

Зайнуллина (Галимуллина) Рәйсә Галимулла кызы 1929 елның 1 июлендә Саба районы Олы Арташ авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Гаиләдә 6 бала үсәләр. Бөек Ватан сугышына 1927нче елгы иң олы абыйлары Шәрифулла алына. Сугыш бетәрәк, аның хәбәрсез югалганлыгын хәбәр итәләр.

Гаиләдә иң олы бала булганга, барлык эшләр дә Рәйсә апа җилкәсенә төшә: әтисенә ияреп, утын әзерләү, печән чабу, гаиләне туйдыру өчен басуда ашлык җыю, кич утырып, солдатларга дип, оек-бияләйләр бәйләү, әле вагон төяргә, әле урман кисәргә барулар...

“Колхозга да эшкә кушалар иде. Атларга камыт кидерергә картлар булышты, чөнки буй җитми иде. Сугыш берәүне дә аямады: өстә - телогрейка, аякта - чабата, ачлы –туклы тормыш бөтен кешенеке бертөсле иде,” - дип, янә үткәнгә кайта ул.

Халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Якыннары үлеп калганнар - сугыш беткәнгә сөенеп; ирләре, уллары кайткан гаиләләр газизләрен исән-сау күрү бәхетеннән елый ул көнне.

Сугыштан соң Рәйсә апа төрле эшләрдә эшли: кул чалгысы белән өлешләп бүленгән борчак чабулар, кул белән бәрәңге алулар, урманда печән чабулар, чөгендер үстерүләр, хәтта, кукуруз басуларын кул белән утаулар да калмый ул чорларда.

1956нчы елның гыйнвар аенда ул Югары Шытсу авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Миндрахман белән биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Рәйсә апа тырышып эшләгәне өчен “1 Май” исемендәге колхоз биргән “Похвальная грамота”ларын, Бөек Җиңүнең 30,40,55,60,65,70 еллыгына бирелгән ”Юбилей медале” бүген дә үзе исән булмаса да, кадерле истәлек итеп сакланган.

#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев