Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Миңгәрдә шахмат-шашка турниры

Бүген Миңгәр Сабантуе мәйданчыгында Мидхәт Миңнәхмәт улы һәм Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтов истәлегенә багышланган традицион шахмат-шашка ярышы үткәрелде.

 

Һәр авылның үз әттәхияте дигән кебек, үзенә хас спорты да бар. Әйтик, соңгы  елларда Миңгәр район   күләмендә шахмат-шашка ярышлары үткәрү мәйданчыгына әйләнде. Әлеге спорт бәйгесе Россия хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе Җәүдәт Миңнәхмәтовның спонсорлыгында,  аның әтисе Мидхәт һәм улы Ирек  Миңнәхмәтовлар истәлегенә багышлап оештырыла. Быелгысы – җиденчесе һәм җиңүчеләргә каралган  акчалата призлары белән  иң дәрәҗәлесе  иде.

  Турнирны хөкемдарлар һәм инвентарьлар белән “Саба Арена” спорт мәктәбе тәэмин итте. Бәйгене ачу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе  урынбасары  Марат Кәримов, яшләр эшләре һәм  спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов, “Саба Арена” спорт мәктәбе директоры  Артур Баһманов катнашты. Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәевка физик культураны үстерүгә керткән  өлеше  өчен Спорт министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылуы да  алкышланды. Турнирга Сабадан, Кукмара, Теләче, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Биектау районнарыннан 62 спортчы килде. Ярышлар башланганчы Мидхәт һәм Ирек Миннәхмәтовлар каберенә зыярәт кылынды.

   Ахыргы  нәтиҗәләргә күз  салсак,  двоеборьены (шашка-шахмат) Балтачтан Ландыш Гарифуллина отты. “Турнир оештырыла башлаганнан бирле  уеннарда  катнашам һәм призлы  урыннарга  чыгам. Быел шашматта һәм  шашкада бишәр очко  җыеп, ир-егетләрне дә узып, 1нче  урынга  чыктым. Миңгәргә бик  шатланып  киләбез. Бик тәмле ашаталар, Азат абый бүләкләрне дә мулдан әзерли. Монысы да  соңгы турнир булмасын,  ярышлар дәвам итсен иде”,– диде ул. Двоеборьеда   Ирек Сабиров  (Әтнә) – 2нче, Илфат Ханнанов  (Саба) 3нче  урыннарны  алдылар. Шахмат номинациясендә  ир-егетләр арасында  Александр Васильев  (Кукмара), хатын-кызлар төркемендә Алисә Кәлимуллина  (Мамадыш) җиңү яулады.

Шашкада турнирны Ленар Минҗанов (Биектау) белән Илсөяр Низамиева (Саба), ветераннар  арасында (65+)  Альберт Вәлиуллин  һәм Алсу Гарипова отты. Шашкада Биектаудан килгән Павел Иванов белән райондашыбыз Миңненур Садыйкова җиңүче булды

Саба районыннан катнашучылар арасында аерым  урыннар  чыгарылып,  двоеборьеда   Хәмит Вәгыйзов һәм Маргарита Минһаҗева иң  күп очко җыйдылар. Нәкыйп Рәхимов, Миләүшә Рәхимова –2нче, Мәгъсум Галиуллин, Диләрә Котдусова 3нче урыннарны алдылар. Шашка категориясендә барлык призлы  урыннарны  да  Сабадан бертуганнар Алинә, Зилә һәм Дилә Әкбәровалар алды. Укучы кызлар  ярышка  әниләре белән  килгәннәр һәм шашка  уйнарга үзлегеннән  өйрәнгәннәр.

    Иң  өлкән   катнашучы буларак Хәмит Мөгътәсимов һәм иң яшь уенчы буларак Данил Закиров  билгеләп  үтелде. Призерларга Дипломнар, акчалата  призлар, Мидхәт Миннәхмәтовның  фотолары  төшерелгән  медальләрне ярышларның директоры Азат Әхмәтов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев