Мишә авыл җирлегендә халыктан кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә уңай хәл ителгән
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү җирле идарәләрнең мөһим бурычы. Мишә авыл җирлегендә дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. 2023 елда авыл Советына язмача – 9, телдән 8 гозер-үтенеч кергән. Барлык мөрәҗәгатьләр дә уңай хәл ителгән. Лесхоз мәдәният йортында үткәрелгән җыенда җирлек башлыгы Азат Гатиятуллин бюджет үтәлешенә, биләмәдәге оешмалар эшчәнлегенә дә зур урын бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев