Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Мишә буенда – «Игенче» Сабантуенда

Башка авылларда сабантуйлар беткәндә, Иләбәрдә әле бәйрәм кызып кына килә

Мишә буенда – Сабантуенда

  Миңгәр Сабантуе могҗизасы чоры  узгач, соңгы  елларда  ул  урынны җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенең 8  авылны берләшереп үткәргән бәйрәм дәгъвалый башлады. Шундый  фикерне   якташыбыз, танылган эстрада  җырчысы  Айгөл Бариева сәхнәгә күтәрелгәч, халыкка  ихлас  күңеле белән җиткерде. Башка  авылларда сабантуйлар беткәндә, Иләбәрдә әле бәйрәм  кызып  кына килә. Биредә  Мишә аша  яңа  күпер  салынган, күтәрелгән  елга  суында  фонтаннар  уйный. Әмма бер нәрсә  – игенчегә булган дан-хөрмәт үз  урынында  калган. Сабантуй мәйданында иң хөрмәтле, иң мактаулы урын, әлбәттә, сабан батырына. Быел әлеге  исемгә Марсель  Нәбиуллин белән Рамил Мирзагалләмов (хуҗалыкта ике бригада) лаек булган. Кыр батырларына тәкә тапшырылды. Әлбәттә, рәсми өлеш моның белән генә бетмәде, хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы Зарипов белән районнан килгән  мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин  алдынгыларны бүләкләүләрне озак дәвам иттеләр. Сәхнәгә  180гә  якын хезмәт кешесе  чакырылды. 2025  елның Ватанны саклаучылар елы дип игьлан ителүе уңаеннан хуҗалыкта  эшләүче, Афганстанда  һәм Чечня Республикасында хәрби бурычларын үтәгән, утны суны кичкән Фирденанд Фәйзуллин, Илсур Шәйдуллин,  Илнар Хөсәеновны да  мәйдан түренә  чакырдылар.

Спорт тормышында актив катнашып, “Игенче”нең данын район күләмендә таныткан хезмәткәрләр дә игътибардан  читтә калмады. Районда  уздырылган чаңгы шуу ярышларында  “Игенче-1”,  “Игенче-2”,  “Игенче-3”  командалары тупланып., беренчелекне бирмичә,  алдынгы урыннарны  яулаган һәм йөгерү буенча  кроссларда катнашкан иң җитез спортчыларны бүләкләделәр. Алар  ук  Сабантуй бәйгеләренең гадел судьялары  да булдылар. Бүләкләүләрдән соң башланып  киткән ярышларга   килгәндә, ниндиләрен генә программага  кертмәгәннәр! Әйтик, тауга  каршы Иләбәр сабантуенда гына   йөгерәләр.  Хәтта 6нчы  урыннарны  алучылар  да  бүләкләделәр. Ә җиңүчеләргә  кыйммәтле, алып баручы  Ленур Биктимеров  әйтмешли “скоростной”  велосипедлар бирелде. Әлеге  бүләккә Айсылу Әнвәрова, Ришат Галимҗанов (15-35  яшьлекләр), Алия  Мөбарәкова, Руслан Кашапов (35-55 яшьлекләр), Чулпан Билалова, Ильяс  Шиабетдинов (55тән югары) лаек булды. Түгәрәкләп  төрелгән  картон эченнән үрмәләп бару  ярышы исә программага да  кертелмәгән   иде. Шулай булса да  ярышка   чират барлыкка   килде. Трибуна  каршына тезеп  куелган бүләкләрне   күрсәң исең  китәрлек. Бәйрәм үткәрергә иганәчеләр дә зур матди ярдәм күрсәткән. Аларның исем-фамилияләре халыкка    алдан  ук игълан ителде. Күбесе Эзмә, Шекше  авыл җирлекләрен туып-үскән, оешма-предприятиеләр,  учреждениеләр җитәкчеләре дәрәҗәсенә   күтәрелгән якташлары һәм шәхси эшмәкәрләр. Көрәш  төн  уртасына  кадәр дәвам итте һәм җиңел үлчәүдә Азат Галиевның,  авырда Фәнзил Нуриевның батыр  калуы белән  төгәлләнде. Икесе дә Иләбәр егетләре.

#летовТатарстане

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев