Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәктәпкә әзерме?

Август ае - басуларда гына түгел, мәгариф учреждениеләрдә дә “уракның” иң кызган чоры. Мәктәпләрдә укулар башланырга төгәл 10 көн вакыт калып бара.

Мәгариф хезмәткәрләре белән бергә укучылар һәм аларның әти-әни­лә­ре дә зур мәшәкать ка­занында кайный бүген. Мәк­тәп ки­рәк-яраклары ала­­сы, ки­ем-салым мәсьә­ләсен кай­гыртасы, ди­­гәндәй... Бигрәк тә бе­­ренче сыйныфка ба­ру­чыларның әти-әни­лә­ре өчен чыгымлы, ыгы-зы­­гылы вакыт. Узган уку елының дистанцион рә­вештә төгәлләнгәнен дә исәпкә алсак, олы­лар­ның “әзерләнүен әзер­лә­нәбез дә, ә укулар буламы икән соң?” ди­гән шикләнүләре дә аң­лашыла кебек. Чөнки со­циаль челтәрләрдә ка­­рантин башланып, бе­лем бирү кабат онлайн фор­матта булырга мөм­кин дигән имеш-ми­мешләр йөри. Әле­­ге сорауга ачыклык кертү һәм гомумән, яңа уку елына әзерлек турында без район мәгариф ида­рәсе начальнигы Илфат Шакировтан сораштык.

 - Укулар буламы дигән шикләнүләр нигезсез, яңа уку елын, барлык санитар чараларны үтәп, гадәти режимда башлап җибәрәчәкбез. Бүгенге көндә районыбызның 23 мәгариф учрежде­ниесендә дә укучыларны кабул итәргә соңгы әзер­лек эшләре ба­ра. Райо­ныбыз мәктәплә­рендә 3901 укучы белем алачак, шуларның 460ы мәктәп бусагасын беренче тап­кыр атлап керәчәк. Бер­ни­кадәр социаль чик­ләү­ләр режимында бул­са да, җәйге каникуллар нәтиҗәле үткәндер, ба­ла­­ларыбыз да тие­шенчә ял итеп, уку елына яңа көч туплап килерләр дип ышанабыз. Әйе, 2019-2020 уку елын үзизоляция шарт­ла­рын­да төгәлләргә туры килде. 9 сыйныфны тә­мамлаучылар өчен план­­­лаштырылган ОГЭ­лар булмады. Быел Бер­дәм дәүләт имти­ханнарын­ үткәрүдә кар­диналь үзгәрешләр бул­маса да, кайбер яңа­лыклар күзәтелде. Юга­ры уку йортларына кер­мәүчеләргә БДИдан баш тарту мөмкинлеге би­релде. Математика фә­неннән база дәрә­жә­сендә имтихан үткә­рел­мәде. Имтиханда һәр укучы, булдыра ал­ган­ча, уку дәверендә үз­ләштергәннәрен күрсәт­те һәм лаеклы балларын алды. БДИда безнең рай­он буенча 97 югары балл исәпләнә. Өч укучыбыз рус теленнән иң югары- 100 балл җый­дылар. Коронавирус бе­лән бәйле вәзгыять уку планына күпмедер үзгәрешләр кертсә дә, уку елын яхшы нәтиҗәләр белән төгәлли ал­дык, балаларыбыз да сы­нат­мадылар ди­яр­­гә мөм­кин. Бү­ген райо­ны­быз мәктәп­ләрендә 611 педагог хезмәт куя, кадр­­лар белән кыт­­лык юк диярлек. Ба­ла­ла­ры­быз­га белем һәм тәр­бия алырга, спорт бе­лән шөгыльләнергә­ дә мөм­кинлекләр бар. 1 сен­тябрьдә бар­лык мәк­­тәпләрдә дә Бе­лем бәйрәме уза­чак. Куанычлы һәм нәти­җә­ле уку елы булсын. Шулай да күптән түгел Ала­бугада мәгариф хез­мәт­кәрләре белән үт­кәрелгән ки­ңәшмәдә пре­зи­ден­ты­быз әйткәнчә, «безгә бул­­ган тәҗрибәне исәпкә алып, вакыйгалар үсе­шенең төрле сце­на­рий­ларына әзер булырга ки­рәк». Инде уку про­грам­масында башка өзек­лекләр булмасын иде.

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә? (Саба бәяләре белән (уртача):

  • Мәктәп формасы кызлар­ныкы (сарафан, итәк һәм җилет) - 2000-5000 сум, малайларныкы 1500-5000 сум (моделенә, сыйфатына карап)
  • Ак күлмәк - 500-900сум (алмашка тагын берәү ки­рәк булачак)
  • Блузка - 550-1000 сум (+алмашка)
  • Водолазка 350-550 сум
  • Футболка - 145 -200 сум
  • Аяк киеме – гади аслы аяк киеме 300-350 сум, кедалар 350 сумнан башлап, крос­совки 600-1800, туф­лилар 500-1500 сум
  • Спорт киеме - триколар -300-700 сум, шорты -200-300 сум, кызларга кара лосины (бию түгәрәгенә)- 400-600.
  • Сумка -700-3500 сум (ор­то­педик рюкзаклар кый­батрак йөри)
  • Канцтоварлар - 1000-1500 сум (арзанлы товарлардан баш­лап)

 

Фото: Фәридә Вилданова/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев