21 август 2020 яңалыклары
-
Саба районында 34 яшьлек хатын баласы өчен 329 мең сум алимент түләмәгән
Хатын-кызлар да балаларына карата шулай бәгырьсез була ала икән.
-
Район Советының 3нче чакырылыш депутатлары үзләренең соңгы утырышларын үткәрде
Бүген район хакимиятендә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Готыф улы Әхмәтов катнашты. Соңыннан республика һәм район үсешенә зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларына Министрлыкның, район хакимиятенең Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре һәм ТАССР төзелүгә 100 ел юбилей медальләре тапшырылды (фоторепортаж).
-
Татарстанда киләсе атнада җылыта
Якшәмбе көнне термометр баганалары +24 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Сатыш игенчесе яңа комбайнлы булды
Аны урып-җыюда 25нче сезонын башлаган Рәлиф Шәмсиевка тапшырдылар.
-
Полиция хәбәр итә
Исерек хәлдәге Г. Тимершык авылыннан ерак түгел юл буе полосасында калдырылган “ЗИЛ” автомобилен кабызып алып киткән. Бу хакта полициягә хәбәр алынгач, оператив-эзләү чараларыннан соң машина Тимершык мәктәбе янындагы кырда табыла.
-
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе буенча Татарстан Республикасының 7 мең беренче сыйныф укучысы ярдәм алачак
Ярдәм аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә яшәүче 2-11 сыйныфларга баручы 21 мең укучыга күрсәтеләчәк.
-
Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән
Covid-19дан 70 яшьтән өлкәнрәк ике ир-ат вафат булды.
-
Ежедневный оперативный прогноз на 22 августа
Метеорологический прогноз.
-
Юбиляр тәбрикләнде
Сабада яшәүче хезмәт ветераны Хәлимә Тимербай кызы Вәлиева 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлавын кабул итеп алды.
-
Районда яшәүчеләр игътибарына
Интернет аша яисә кесә телефонына шалтыратып алдакчылык итүчеләр турында кисәтүләргә, мәгълүмат чараларында мәгълүмат бирелеп торуга, профилактика чаралары үткәрелүгә карамастан агымдагы елда безнең районда әлеге өлкәдә җинаять эшләү очраклары булып тора. Билгесез кешеләр үзләрен банк яки кәрәзле элемтә хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, тиз ышанучан кешеләрнең банк картасындагы акчаларын урлыйлар.
-
Казан аэропортыннан халыкара авиарейслар кабат ачыла
Россия Хөкүмәте халыкара авиаэлемтә яңартылган шәһәрләр исемлеген киңәйтте.
-
Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсен үстерүгә 1,4 млрд сум акча җәлеп итте
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча бүленгән бюджет акчаларына балаларны дәвалый торган онкология, гематология һәм хирургия үзәге төзеләчәк, сырхауханәләр ремонтланачак.
-
Республика бәйгесе җиңүчесе
Биектауда эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның 42нчы республика конкурсы һәм 3нче мәртәбә зоотехник- селекционерлар бәйгесе үткәрелде. Ярышларда районнарда җиңеп чыккан иң яхшы белгечләр катнашты. Алар терлек үрчетү, аларны карау һәм ашату, таналарны бозаулатуга әзерләү буенча үз белемнәрен, осталыкларын, шулай ук эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча үзләренең практик күнекмәләрен күрсәттеләр. Бәйгедә ит терлекчелеге буенча зоотехник-селекционерлар арасында безнең районнан “Мәртен” агрофирмасы белгече Альберт Байметов җиңү яулады һәм Диплом белән бүләкләнде.
-
Мәгариф министрлыгы: Татарстан мәктәпләре балаларны 1 сентябрьдә кабул итәргә әзер
Яңа уку елында республикада беренче тапкыр парта артына 56 мең бала утырачак.
-
Татарстанда иң яхшы "Автоледи-2020" сайладылар
Кичә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе бинасы янында "Автоледи" егерменче юбилей конкурсы узды, анда кызлар машина йөртү күнекмәләрендә үзара ярыштылар.