Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юбиляр тәбрикләнде

Сабада яшәүче хезмәт ветераны Хәлимә Ти­мер­бай кызы Вәлиева 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Пре­зиденты Вла­димир Пу­тинның котлавын кабул итеп алды.

Хәлимә апа 1930 елның 20 августында Татар Ик­шермәсе авылында 6 балалы гаиләдә өченче кыз булып дөньяга килә. Туган авылында җидееллык мәк­тәпне тәмамлый һәм колхозда төрле эшләргә җәлеп ителә. Бик яшь бу­луы­на карамастан ур­ман кисү кебек авыр хезмәтне дә баш­карырга туры килә аңа. Хәлимә апа Ба­ландыш авы­лы егете Мин­небай белән гаи­лә кора. Ленин исе­мендәге совхозда сы­ер савучы булып эш­ли. Тормыш иптәше ва­фа­тыннан соң, 1972 елда Байлар Сабасына кү­че­неп килә һәм район хас­та­ханәсендә санитарка булып эшләп лаеклы ял­га чыга. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын ул хезмәт ве­тераны, “Бөек Ватан сугышы ел­ларында куйган ты­рыш хезмәте өчен” һәм Җиңүнең юбилей ме­дальләре иясе буларак каршы алды.

Бүгенге көндә Хәлимә апа булганына шөкер итеп, тыныч тормышка сөенеп Байлар Саба­сын­да имин гомер кичерә.

Фото: instagram.com/ktssonbalkysh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев