Районда яшәүчеләр игътибарына
Интернет аша яисә кесә телефонына шалтыратып алдакчылык итүчеләр турында кисәтүләргә, мәгълүмат чараларында мәгълүмат бирелеп торуга, профилактика чаралары үткәрелүгә карамастан агымдагы елда безнең районда әлеге өлкәдә җинаять эшләү очраклары булып тора. Билгесез кешеләр үзләрен банк яки кәрәзле элемтә хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, тиз ышанучан кешеләрнең банк картасындагы акчаларын урлыйлар.
Телефоныгызга чылтыратып, үзләрен банк, элемтә компаниясе хезмәткәрләре дип таныштыручылар белән сөйләшүне шунда ук өзәргә, беркемгә дә акча карталары номерларын әйтмәскә кирәк.
Район территориясендә җәмәгать иминлеге белән бәйле вәзгыятьне киеренкеләндерү, массакүләм тәртипсезлекләр китереп чыгару максатында законга каршы гамәлләр кылырга омтылучылар, шулай ук террорлык актлары әзерләүчеләр, гадәттән тыш хәлләр, стихияле бәла-каза очраклары турында кичекмәстән Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлегенә 2-33-42, 2-32-02 (факс), 02, 112 телефон номерларын җыеп хәбәр итәргә, яки 16.мвд.рф. сайтына кереп, интернет-мөрәҗәгать язарга кирәк. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең гамәлләренә шикаять белдерү өчен министрлыкның “Ышаныч” телефонына (2-912-002), дежур бүлеге телефоны аша бүлек җитәкчесенә, район прокуратурасына (2-32-80) шалтырата аласыз.
Людмила Юзеева,
Саба эчке эшләр бүлеге штаб начальнигы.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев