Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Фоторепортажлар

Район Советының 3нче чакырылыш депутатлары үзләренең соңгы утырышларын үткәрде

Бүген район хакимиятендә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Готыф улы Әхмәтов катнашты. Соңыннан республика һәм район үсешенә зур өлеш керткән хезмәт алдынгыларына Министрлыкның, район хакимиятенең Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре һәм ТАССР төзелүгә 100 ел юбилей медальләре тапшырылды (фоторепортаж).

Исемлек:

Намуслы эше һәм халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне камилләштерүгә зур өлеш кертүе өчен “Яшен” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Зарипов Рамазан Сәгыйть улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.

Халыкның сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Саба үзәк район хастаханәсе баш табибының медицина часте буенча урынбасары Галләмов Марат Бари улына “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелә.

Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Галләмов Марат Бари улы “ТАССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесе” белән бүләкләнә.

Республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Шытсу” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш ветеринария табибы Гыймадиева Мөршидә Тимершәех кызына “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исем бирелә.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүләре өчен “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнәләр:

Мичән авыл җирлеге Башлыгы Гәрәев Айзат Әхмәтгали улы Татарстан Республикасының.

Сатыш авыл башкарма комитеты сәркатибе Зиннурова Раилә Раузит кызы

За большой вклад в развитие физической культуры и спорта в республике и многолетний плодотворный труд Благодарность Президента Республики Татарстан объявляется тренеру муниципального бюджетного учреждения “Спортивная школа “Сабантуй” Алексееву Юрию Владимировичу.

Республика кулланучылар кооперациясе системасын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен кулланучылар җәмгыятьләренең Саба район союзы идарәсе рәисе Гайнетдинов Шәүкәт Әсхәдетдин улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелә.

Кулланучылар кооперациясе системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүе өчен Гайнетдинов Шәүкәт Әсхәдетдин улы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Татарстан Республикасы финанс системасы үсешенә шәхси өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Саба районы территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Вәлимөхәммәтова Фәридә Ринат кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелә.

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:

“Саба аграр көллияте” дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе директоры Бикмөхәммәтов Закирҗан Миннемулла улы

“Саба урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе җитәкче-урманчысы Гыйззәтуллин Васил Нурулла улы

“159нчы механикалаштырылган күчмә колонна” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Нәбиуллин Фәргать Әһлиулла улы

«Икшермә кадет интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесенең тормыш иминлеге нигезләре һәм физик тәрбия укытучысы Петров Александр Владимирович

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнәләр:

Саба муниципаль районы Советының бухгалтерлык исәбе һәм хисап бүлеге баш белгече Андреева Гөлназ Халит кызы

Олы Шыңар авыл җирлеге Башлыгы Гарипов Алмаз Габделхак улы

1984-2005нче елларда халык депутатларының Саба район Советы рәисе урынбасары булып эшләгән Насыйбуллин Нурислам Фәтхлислам улы

Җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Насыйбуллин Нурислам Фәтхлислам улы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Саба муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүе өчен “Жильё” ипотека торак займы фонды директоры Шәймәрдәнов Марат Тимергали улы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының оештыру бүлеге документлар әйләнеше секторы мөдире Габдрахманова Алсу Шамил кызы

Саба муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлеге баш белгече Зайнеева Айгөл Валерьевна

Саба муниципаль районы Советы оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Низамиева Илсинә Марсель кызы

Саба муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге баш белгече Якубова Лилия Раиф кызы

Хезмәт куйган тармакларында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, районның социаль-икътисадый үсешенә шәхси өлеш кертүләре өчен “ТАССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесе” белән бүләкләнәләр:

1991-2017 елларда “Олыяз” крестьян(фермер) хуҗалыклары ассоциясе директоры булып эшләгән Әхмәтов Гыйльфан Ризван улы

1995-2015нче елларда Саба муниципаль районы Советы депутаты, “Шәмәрдән икмәк кабул итү предприятиесе” акционерлык җәмгыяте директоры Вәлиев Фәнис Таһир улы

Саба муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Галиуллин Мәгъсүм Вәли улы

2010-2018нче елларда Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе булып эшләгән Гасимов Равил Мөбәрәк улы

1980-1985нче елларда Саба районыннан ТАССР Югары Советы депутаты Гатауллин Мәгъданур Һидият улы

2006-2013нче елларда Саба муниципаль районы Советының оештыру бүлеге начальнигы булып эшләгән Зиннурова Фаягөл Габдрахман кызы

1979-1984нче елларда КПССның Саба райкомының авыл хуҗалыгы буенча секретаре булып эшләгән Миннеханов Әмир Миннехан улы

2000-2015нче елларда Саба муниципаль районы Советы депутаты, “Мөхәммәтшин” крестьян(фермер) хуҗалыгы Башлыгы Мөхәммәтшин Зөфәр Зиннәт улы

2006-2013нче елларда Саба муниципаль районы Советы Аппарат җитәкчесе булып эшләгән Сабиров Расих Хәсән улы

1990-2010нчы елларда Саба муниципаль районы Советы депутаты, 1974-2010нчы елларда Саба урман хуҗалыгының Түбән склад директоры булып эшләгән Сибгатуллин Марат Нәби улы

1995-2005нче елларда халык депутатларының Саба район Советы депутаты, 1976-2006нчы елларда “Беренче Май” колхозы рәисе булып эшләгән Сөнгатуллин Равил Әмин улы

1995-2005нче елларда халык депутатларының Саба район Советы депутаты, “Агроснаб” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Хурамшин Фәнис Шәйхразый улы

2010-2018нче елларда Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Шәрәфиев Таһир Габтрахман улы

1990-2015нче елларда Саба муниципаль районы Советы депутаты, 1998-2008нче елларда “Тимершык” крестьян(фермер) хуҗалыгы Башлыгы булып эшләгән Шиһабиев Раиф Сәмигулла улы

1985-1990нчы елларда Саба районыннан ТАССР Югары Советы депутаты Хәсәнова Рәзинә Гомәр кызы

Җирле үзидарәнең финанс органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Финанс-бюджет Палатасы баш белгече Гатауллин Илгизәр Кәрим улы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәте һәм җәмәгать тәртибен саклауга өлеш кертүе өчен Саба муниципаль районы Башкарма комитетының тәртип саклау җәмәгать пунктлары эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгече Исхакова Альбина Раиф кызы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Саба үзәк район хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Фәттахова Резеда Зөфәр кызы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Җирле үзидарә органнарының бухгалтерлык исәбе һәм хисап өлкәсендә намуслы хезмәте өчен Юлбат авыл башкарма комитеты баш бухгалтеры Хәлилова Зәмфәрия Мөбәрәкҗан кызы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Саба үзәк район хастаханәсе баш табибы Йосыпов Марат Рафаэль улы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Ышанып тапшырылган объектларны тиешенчә саклауны тәэмин итүдә күпьеллык хезмәт өчен “Хуҗалык-эксплутация конторасы” муниципаль бюджет учреждениесе вахтеры Әхмәтсафин Раушан Мулланур улы Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәтләре өчен Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнәләр:

Шәмәрдән авыл башкарма комитеты белгече Димитриева Марина Анатольевна

Килдебәк авыл җирлеге Башлыгы Заһидуллин Нияз Наил улы

Мишә авыл башкарма комитеты әйдәп баручы белгече Сафиуллина Гүзәл Равил кызы

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Фазылова Резеда Рөстәм кызы

Саба муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәйдуллин Ленар Ирек улы

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм бүлеге әйдәп баручы белгече Шакирҗанова Миләүшә Флёр кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев