Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш игенчесе яңа комбайнлы булды

Аны урып-җыюда 25нче сезонын башлаган Рәлиф Шәмсиевка тапшырдылар.

undefinedАтна буе диярлек яуган яң­гыр­лардан соң, рай­он хуҗалыкларында ком­байн­­нар кабат кырга чык­ты. “Саба” җәмгыятенең Са­тыш бригадасында да ка­дерле вакытны кулдан ыч­кындырмыйлар. Чөнки аяз көннәрнең кайчанга ка­дәр дәвам итәсен бер Хо­дай белә. Агроном Рамил Шәймәрданов әйтүенчә, барысы 1850 гектардагы бөр­­текле-кузаклы культу­ра­ларны яңгырларга кадәр 40 процент мәйданда җы­еп алганнар. Һәр гектар­дан уртача уңыш 35 цент­нер тәшкил иткән. “Ка­занская-560” сортлы көзге бодай аеруча уңган: 47шәр центнер чыккан. Өчен­че­көн комбайнчылар Әс­гать Шакиров, Илһам Гыйль­метдинов, Рәлиф Шәмсиев, Әхтәм Сөнгатуллин, Алек­сандр Востриков Аккүл Би­гәнәй авылы янындагы 170 гектарлы арпа басуында эшне төгәлләделәр. Уңыш биредә югарырак: 40 цент­нер тирәсе. Ә ком­байнчылар арасында “Тукано” хуҗалары Әсгать Шакиров белән Ил­һам Гыйльметдиновның күр­­сәткечләре яхшырак. Алар 11 августка булган мәгъ­лү­матлар буенча районның алдынгы комбайнчылары исем­легенә дә керделәр. Икесе дә беренче биш­лек­тә. Яңгырларга кадәр “ДОН”да 9194 центнер ашлык сук­тырырга өлгергән Рәлиф Шәм­сиевка да 17 августтан өр-яңа “Акрос” комбайны бир­­деләр. “Яңа техникада эшләве бөтенләй икенче инде. Мин армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, 1995 елдан бирле урып-җыюда катнашам. Башта “ДОН”, “Ени­сей” комбайннарында эш­ләдем. Монысы да әле соң­гысы булмас, шәт. Яшем 46да гына бит, пенсиягә бик ерак. Механизаторның эшен җиңеләйтү максатыннан ида­рә итү өчен уңайлы ком­байннар да чыгып кына тора. Әнә күрәсез, “Акрос”ның ка­би­насы тагын да иркенрәк, иминлек турында кайгыртып өстәмә үзгәрешләр дә керт­­кәннәр. Әйтик, ургыч, әвер­­нә механизмнары, йөр­­тү­че утыргычтан то­рып­ кит­сә, әйләнүдән тук­тый.­ Шулай ук комбайн ас­тын­нан бөртек коелуын күр­сәтүче датчиклар да күз алдында. Югалту булса, ча­ра­сын күрәсең”,– ди Рә­лиф Шәмсиев. Хәзер ул яңа комбайнда Әсгать, Ил­һамнар күрсәткечләрен ку­ып җитү өчен тырыша.

undefinedҺава шартларының көйсез­ләнүе игенчеләрнең мәшә­ка­тен арттырды. Әйтик, дым­лылыгы 18-19 процент ти­­рәсе булганлыктан, “КамАЗ” шоферлары Марат Са­­би­ров, Рәис Фәрхуллин, Рифнур Әхтәмов, Илнар Шәрипов, Айнур Нәбиуллин ашлыкны “Иген” кооперативы агрегат­ла­рында киптерү өчен ташыдылар. “Әле хуҗалыкта тагын 750 гектарда арпа һәм язгы бодай суктырасы бар. Көннәр болай торса, аш­лыкның дымлылыгы ки­ми бара, ком­байн­нар ватыл­мыйча, урып-җыюны да тиз арада тө­гәлләү максаты белән эш алып барыла”,– ди Рамил Шәймәрданов.

undefinedХуҗалыкта кичә көзге чә­чүгә дә чыктылар. Әлеге аг­ротехник чара 650 гектарда үткәреләчәк. Моның өчен югары репродукцияле ор­лык­лар әзерләнеп, тиешле кондициягә туры китереп куелган.

  • Районыбыз игенчеләре уракның экватор сызыгын (53%) узды. Һәр гектардан уртача 35,3 центнер уңыш алына, бер көнгә 600 гектарда эш башкарыла.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев