Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе буенча Татарстан Республикасының 7 мең беренче сыйныф укучысы ярдәм алачак

Ярдәм аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә яшәүче 2-11 сыйныфларга баручы 21 мең укучыга күрсәтеләчәк.

Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе буенча быел 7 меңнән артык беренче сыйныф укучысы ярдәм алачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Акция буенча укучыларга тапшырыла торган мәктәп букчаларына канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелма керә.

"Акция кысаларында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән 2- 11 сыйныфка баручы 21 мең чамасы мәктәп укучысы, тәрбиягә алган балаларга, инвалид балаларга һәм авыр финанс вәзгыятендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтеләчәк", - диелә хәбәрдә.

Республиканың Алабуга, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Кама Тамагы, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Саба һәм Сарман районнарында 1022 укучы ярдәм алган инде.

Хәйрия акциясе август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Ул 2007 елдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. 2007-2019 елларда ярдәм 194,4 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм 2 - 11 сыйныф укучыларының 249 млн сумнан артык күләмендә ярдәм алды.

Фото: Илмира Галимуллина/архив

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев