Рәсәй хөкүмәте тарафыннан 31 август рәсми рәвештә Ветеринария табиблары көне дип билгеләнде.
Хайваннарны дәвалау, кешеләрнең сәламәтлеген саклау, райондагы һәм республикадагы эпизоотик иминлек, азык-төлек продуктларының чисталагы өчен җавап тотучылар һәм шул юнәлештә хезмәт итүчеләр, шул ук вакытта биология һәм медицина өлкәсендәге казанышлардан һәм яңалыклардан хәбәрдар булып торучылар - болар барысы да ветеринария хезмәткәрләре. Ветеринария хезмәтендәге күпсанлы белгечләр көн саен хайваннар һәм кешеләр сәламәтлеге сагында торалар.
Районыбызнын агросәнәгать комплексын үстерүдә һәм ныгытуда сезнең өлешегез гаять зур. Ит һәм сөт җитештерү буенча безнең район республикада алдынгылар рәтендә. Алар лабораторияләрдә һәм участок ветеринария пунктларында, терлекчелек продукциясен җитештерү комплексларында катлаулы да, җаваплы да эшләр белән мәшгуль.
Үз-үзләрен аямыйча, җаваплы ветеринария хезмәтен башкаручыларның барысына да яңа һөнәри казанышлар, гаиләләрендә иминлек һәм рухи күтәренкелек телибез. Бәхетле һәм сау-сәламәт булыгыз, тормышыгызда һәм хезмәтегездә һәрдаим уңышлар юлдаш булсын!


Нет комментариев