Шәмәрдән авылында узган тантанада Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов җирлекнең иң актив кешеләрен — өлкән буын вәкилләрен, яшьләрне һәм социаль өлкә хезмәткәрләрен туган як үсешенә керткән өлешләре өчен мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр белән хөрмәтләде.
Республика көне уңаеннан, Шәмәрдән авылында да истәлекле чаралар гөрләп узды. Тантананы Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.асих Закирҗанов ачты. Үзенең сәламләү сүзендә ул борынгыдан килгән мәдәни традицияләрне саклауның гаять мөһимлеген ассызыклады, райондашларга туган як үсешенә керткән фидакарь хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — җирлекнең актив кешеләрен хөрмәтләү булды. Җәмәгать тормышында кайнап яшәүләре, территорияне төзекләндерүгә, милли гореф-гадәтләрне яңартуга һәм буыннар арасындагы күперне ныгытуга керткән шәхси өлешләре өчен мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Игътибар үзәгендә өлкән буын вәкилләре дә, инициативалы яшьләр дә, шулай ук социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләр дә лаеклы урын алды.
Районның иң яхшы иҗат коллективлары, оста биючеләр һәм җырчылар тамашачыны татар халык җырларыннан алып заманча композицияләргә кадәр бай программа белән сөендерде. Дәртле бию номерлары һәм моңлы көйләр һәркемнең күңелен кузгатты.
Шәмәрдән халкы һәм кунаклар өчен әлеге көн республикабыз өчен бердәмлек, татулык һәм горурлык хисләре белән сугарылып, якты хисләр һәм матур хатирәләр бүләк итте.


Нет комментариев