Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан аэропортыннан халыкара авиарейслар кабат ачыла

Россия Хөкүмәте халыкара авиаэлемтә яңартылган шәһәрләр исемлеген киңәйтте.

Казан халыкара авиаэлемтәне яңадан башлау хокукына ия булды. Бу хакта Росавиациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, халыкара авиаэлемтә яңартылган шәһәрләр исемлеге Казан, Калининград һәм Новосибирск белән тулыланды.

«Россия һәм чит ил авиакомпанияләре очкычлары рейсларны 20 августтан ясый башлаячак», — дип искәрттеләр Росавиациядә.

1 августтан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ростов-Дон аэропортлары халыкара рейсларны озата һәм кабул итә. «Татар-информ» агентлыгы Татарстан башкаласыннан халыкара авиаэлемтәнең 1 сентябрьдән яңадан башланачагы хакында хәбәр иткән иде инде. 

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев