Полиция хәбәр итә
Исерек хәлдәге Г. Тимершык авылыннан ерак түгел юл буе полосасында калдырылган “ЗИЛ” автомобилен кабызып алып киткән. Бу хакта полициягә хәбәр алынгач, оператив-эзләү чараларыннан соң машина Тимершык мәктәбе янындагы кырда табыла.
Шәмәрдәндә яшәүче аек булмаган хәлдә, үтерү белән янап, хатынын кыйнаган.
Юлбат авылы кешесе Йосыф-Алан янындагы басудан 5700 сумлык рулонланган салам урлаган. Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.
Фото: tatar-today.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев