Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Covid-19дан 70 яшьтән өлкәнрәк ике ир-ат вафат булды.

 Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын ике үлемне расладылар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

72 яшьлек ир-атны Буа район үзәк хастаханәсендә ике яклы пневмония билгеләре белән госпитальгә китерәләр. Аның хәле хроник авыруларның кискенләшүе белән катлауланды. Covid-19ның булуын лаборатор тест нәтиҗәсендә расладылар. 

Мамадыш районында яшәүче 77 яшьлек ир-атны Алабуга район үзәк хастаханәсенә ике яклы пневмония белән салганнар. Аның җитди хроник авырулары булган. Вирус расланган.

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирустан үлүнең 57 очрагы теркәлгән. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X