Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Могҗизалар белән тулы урман…»

22нче март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина Халыкара урман көненә багышланган «Могҗизалар белән тулы урман…» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Планетабызның зур киңлекләрендә сакларга кирәк булган урман массивлары җәелгән. Чөнки урманнарны саклау Җир экологиясенең төп кагыйдәләренең берсе һәм планетадагы тормышны саклауның нигезе булып тора.

Чара башында балалар белән урманда һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Безнең урманнарда нинди агачлар үсүе, хайваннар яшәве турында сөйләштеләр. Сәяхәт вакытында безнең юлда очраган барлык эзләрне дә таныдылар. Балаларның фантазиясе шулкадәр уйналды ки, аларга хәтта соры бүре, аю һәм төлке йөгереп үткән кебек тоелды. Чара дәвамында балалар урман тормышы турында күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүмат белделәр, төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, экологик викторина сорауларына җавап бирделәр. Бик күп уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев