Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәртенлеләргә - 9 Май бүләге

Җиңү бәйрәме чаралары дәвам итеп, көннең икенче яртысында район башлыгы Рәис Миңнеханов Мәртен авылында Ватан сугышы каһарманнары истәлеген мәңгеләштергән стелла ачу тантанасында катнашты.

Бу саваплы эшне бертуган Галиевлар башкарып чыкты. Аларның 1913 елда Мәртен авылында туган бабалары Әмин Галиев озын-озак фронт юллары (1942-1945) узган, берничә тапкыр яраланган, күп батырлыклар күрсәткән, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. “Октябрь” колхозында склад мөдире булып эшләгән, 1982 елда вафат. “Без бабабыз белән хаклы горурлана алабыз. Бабаларын белеп үссеннәр өчен аның батырлыгы турында үзебезнең балаларыбызга да сөйлибез. Хәтер буыннан буынга күчеп яшәргә тиеш. Мәртен бабабыз һәм әтиебез җирләнгән авыл буларак, безгә якын. Үзем дә шушы авылда туганмын, әнием үз заманында Мәртен мәктәбе директоры булып эшләгән. Стеллага килгәндә, без анда сугышта һәлак булганнарның гына түгел, кайткач үл­гәннәрнең дә исемнәрен мәңгеләштердек”,– дип сөйләде Илсур Галиев. Алар тантанага әниләре Рузалиянең әтисе Ән­вәр Хөрмәтуллинның порт­ретын да тотып кил­гәннәр иде. Лейтенант Хөр­мәтуллин танк взводы командиры булган, “Кы­зыл йолдыз” ордены, “Су­гышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бү­ләкләнгән...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев