Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мул уңышка нигез салынды

Районыбызда бәрәңге барлыгы 198 гектар мәйданда игелә. Шуның 100 гектары “Саба” җәмгыятенең Тимершык бригадасына туры килә.

undefinedБу көннәрдә районда иң күп мәйданда бәрәңге үстерүче «Тимершык» бригадасында да кызу эш кайный. Тәүге бәрәңге буразналарын 12 майда сызган булсалар, һава торышы эшне берничә көнгә туктатып торырга мәҗбүр иткән. Без килгәндә Тимершык юлы өстендәге 64 гектарлы басуның соңгы мәйданнарын төгәлләп киләләр иде. Мичәннән килгән механизатор Альберт Хәйруллин «МТЗ-82» тракторы белән бер көнгә 10 гектар бәрәңге утырта. Чәчкечкә Айнур Гарипов белән Саба аграр көллиятенең 4 курс студенты Рәмис Ибәтуллин хезмәт күрсәтә. «25 марттан практика үтә башладык. Башта басуга ашлама чыгардык. Көллияттә алган белемнәр хезмәттә бик ярдәм итә. Без симәнәнең кашыкка тиешенчә эләгүен игътибарда тотабыз. Хезмәтне яратам, авырлыгын күрмим», - ди Рәмис. Бәрәңгене «КамАЗ» белән Дамир Исмәгыйлов, «ГАЗ-53» машинасында Илшат Нуриев ташып тора. «Узган ел «Рокко» сортыннан 200 центнер уңыш алдык. Гомумән, соңгы өч елда «икенче икмәк»нең күрсәткече тотрыклы саклана. Быел да мул уңышка ниятлибез. Сыналган әлеге сорт 47 гектар мәйданда утыртылды. Бүгеннән яңа сортлар 10 гектарда – «Розара», «Королева Анна» утыртыла. Болар – Самара өлкәсеннән кайтарылган югары уңыш бирүче алман сортлары. Алардан тагын да күбрәккә өмет итәбез. Шулай ук хуҗалыкта күп еллардан бирле «Невский» сорты игелә. Бәрәңге яхшы сакланган, симәнә бөтен шартларга да туры килә. Быел язын «икенче икмәк»кә сорау зур булды», - ди хуҗалыкның баш агрономы Дамир Мөхәммәтҗанов. Биредәге эш төгәлләнгәч, Кызыл Мишә янындагы 34 гектарлы басуда «икенче икмәк» буразналары сузылачак. Һава шартлары гына эшкә тоткарлык тудырмасын, тырыш хезмәтчәннәр һәр минутның кадерен белеп эшләп калырга тырыша. Тәҗрибәле белгеч әйтүенчә, бәрәңгенең уңышы бик күп факторларга бәйле. Бәрәңге җылы ярата торган культура. Бигрәк тә тишелгәндә көннәрнең җылы торуы кирәк. Тиешенчә үсеп китсен өчен туфракта җылылык 8-10 градус, агротехник чараларның төгәл үтәлүе, яисә җирнең йомшак булуы шарт. Юкка гына бәрәңгенең юрганы да, ястыгы да мамык булырга тиеш, димиләр.

«Мул уңыш өчен бөтен агротехник чаралар күрелде. Һава торышы тотрыклы сакланып, яңгырлар яумый торса, тиз арада «икенче икмәк»не утырту эшен төгәллиячәкбез. Симәнәгә аз гына юеш тисә дә, бәрәңге утырткычның кашыгына эләкми. Җайланма буш әйләнеп, бәрәңге аралары сирәк, яисә бушлык калдырып китәргә мөмкин. Бәрәңге утырту тәмамлануга, фреза белән рәт араларын йомшарту эшенә керешәчәкбез. Бу шул ук вакытта төбен дә өя, чүп үләннәреннән дә арындыра. Соңгы елларда колорадо коңгызларының азрак күренүенә игътибар итәбез. Мәйдан зур булгач, үзенең җиңә алмаслыгына ышанды бугай», - ди Дамир Мөхәммәтҗанов уенын-чынын бергә кушып.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X