Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Муниципаль хезмәткәрләрнең ачык спартакиадасы зачетына бильярд спорты буенча ярышлар

Бүген Сабаның “Сабантуй” мәдәни спорт комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең ачык спартакиадасы зачетына бильярд спорты буенча ярышлар башланды.

Бүген Сабаның “Сабантуй” мәдәни спорт  комплексында Татарстан Республикасы  муниципаль хезмәткәрләренең ачык спартакиадасы зачетына  бильярд спорты буенча ярышлар  башланды. Беренче   көнне  халык  саны 30  меңгә тулмаган  Чүпрәле, Актаныш, Менделеевск, Спасс, Кайбыч, Теләче, Мөслим районнары  башлыклары  уйнады. “Спартакиада кысаларында бильярд беренче тапкыр  уйнала. Барыбыз да аның нечкәлекләрен дә белеп  бетермибездер. Ярышлар безгә якыннан аралашырга, тәҗрибә алмашырга бер сәбәп булып тора. Спортның барлык  төрләре дә сәламәтлегебез өчен файдалы. Зур уңышларга ирешмәсәк тә, һәрберсендә катнашырга тырышабыз”,- диде Актаныш  районы   башлыгы  Ленар  Зарипов.  

 Ачылыш тантанасында  Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов ярышларга килүчеләргә  уңышлар теләде. Сабага  Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, рус бильярды буенча 6 тапкыр дөнья чемпионы Ольга Милованова да килгән иде. Ярышлар  3 көн дәвам итәчәк. Иртәгә халык  саны 30 меңнән  арткан районнар  башлыклары   көч сынаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев