Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Әнием-бергенәм» исемле конкурс-уены

27 ноябрь көнне, Әниләр көне алдыннан, Иштуган авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, әлеге истәлекле вакыйгага багышланган «Әнием-бергенәм» исемле конкурс-уен программасы үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Гәйнетдинов Д.М. әниләрне искиткеч бәйрәм - Халыкара Әниләр көне белән котлады.

Барлык әниләргә дә сәламәтлек, балаларының игелекләрен күреп яшәүләрен теләде. Чарада катнашучылар белән «Визитка», «Шигырьләрне дәвам ит», «Пешкән ризык тәкъдим итү», «Музыкаль бирем», «Реклама» бәйгеләре үткәрелде.Ә «Безнең талантлар» бәйгесендә катнашучылар тамашачыларның күңелләрен дулкынландыргыч җырлар, дәртле биюләр белән таң калдырдылар . Конкурслар арасында бистә үзешчәннәре концерт номерлары күрсәттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев