30 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Любовь Авдонина: Корпоративлар коронавирус белән авыручылар артуга китерергә мөмкин
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Яңа елны эштә бәйрәм итүдән баш тартырга тәкъдим итә.
-
«Старт бик матур бирелде»: Россиядә «Имин юллар» олимпиадасы башланды
Башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Марат Җәббаров машина-трактор паркларын капиталь ремонтлау һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау турында сөйләде
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров машина-трактор парклары объектларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, техниканы кышкы саклауга кую һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау турында сөйләде.
-
Татарстанда балигъ булмаганнар гадәттә эшли торган җинаятьләр аталды
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле яшүсмерләр еш кына җинаятьләр кыла, чөнки җинаять җаваплылыгы турында белмиләр, дип ышана.
-
Татарстанда халыкны шәһәр мохите мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү өчен платформа эшләтеп җибәрәчәкләр
Татарстанда 2021 елда республика халкын шәһәр үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү өчен цифрлы платформа эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
-
«Әнием-бергенәм» исемле конкурс-уены
27 ноябрь көнне, Әниләр көне алдыннан, Иштуган авыл мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, әлеге истәлекле вакыйгага багышланган «Әнием-бергенәм» исемле конкурс-уен программасы үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Гәйнетдинов Д.М. әниләрне искиткеч бәйрәм - Халыкара Әниләр көне белән котлады.
-
Татмедиа газета-журналларына зур ташлама белән язылырга өлгерегез
Якыннарыгызга яхшы бүләк ясыйсыгыз киләме? 3-20 декабрьда Татарстанда газета-журналларга 13% кадәр ташлама белән языла аласыз!
-
Минзәләдән музыкаль шоу финалистының студиясен ел ахырына кадәр җиһазландырачаклар
Җирле хакимият иганәчеләр хисабына Казанда 100 мең сумга кирәкле җиһазларга заказ бирергә ниятли.
-
Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре уздырырга рөхсәт иттеләр
Татарстанның баш санитар табибы балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре уздыру кагыйдәләрен аңлатты.
-
Новиков: Татарстан алданган өлешчеләр өчен торак төзү буенча алдынгылар рәтендә
2021 ел ахырына республикада проблемалы барлык йортларны да кулланышка тапшырачаклар.
-
«Ана мәхәббәте» әдәби-музыкаль кичәсе
29 ноябрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче шулай ук Мәртен, Сабабаш авыл клубы белән берлектә һәм үзешчәннәребез катнашында «Ана мәхәббәте» исеме астында аналар көне уңаеннан әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Әниләребез хөрмәтенә төрледән-төрле матур концерт номерлары, биюләр, котлаулар белән дәвам итте. Бәйрәм кичәсеннән әниләребез күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән
Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясеннән вафат булучылар саны 136 кешегә җиткән.
-
Роспотребнадзор Covid-19 тестын тапшыру тәртипләрен аңлатты
Мазок алыр алдыннан өч сәгать ашарга, эчәргә, тешләрне чистартырга, авыз яки тамакны чайкарга, тәмәке тартырга ярамый.
-
Әниемне сагынып...
Кеше гомеренең иң авыр мизгелләреннән берсе – газиз әниеңне югалту. Бу юлларны укыган бер генә кеше дә кайгы-хәсрәтсез түгелдер.Бу турыда күпме генә уйламаска тырышсак та, без дә язмыштан уза алмадык. Көтмәгәндә өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән чагыштырып та, берничек җиңеләйтеп тә була торган түгел.
-
Дәүләт Думасы пенсионерларны өстәмә рәвештә тикшерү турындагы мәгълүматны кире какты
Людмила Иванова-Швец элегрәк белдергәнчә, тикшерүләр «төньяктан» өстәмә түләүләр алучыларга да, шулай ук чит илдә яшәп, Россия пенсиясе алучыларга да кагылачак.