Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Роспотребнадзор Covid-19 тестын тапшыру тәртипләрен аңлатты

Мазок алыр алдыннан өч сәгать ашарга, эчәргә, тешләрне чистартырга, авыз яки тамакны чайкарга, тәмәке тартырга ярамый.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте Covid-19га ПЦР-тестын тапшыруга дөрес итеп әзерләнү тәртипләрен искәртте. Әлеге тәкъдим ведомство сайтында урнаштырылган.

Мазок тапшырыр алдыннан өч сәгать ашарга, эчәргә ярамый.

"SARS-Cov-2 коронавирус эпителиаль күзәнәкләр эчендә яши. ПЦР-тикшеренүләр өчен инфекцияләнгән күзәнәкләр җитәрлек булган мазок алу мөһим. Ашау вакытында эпителиаль күзәнәкләр азык белән лайлалы тышча өслегеннән механик рәвештә югала», - дип сөйләделәр ведомствода.

Мондый очракларда пробиркага инфекцияле күзәнәкләр җитәрлек күләмдә эләкмәскә мөмкин, шуның аркасында пациент ялган тискәре нәтиҗә алырга мөмкин.

Теш чистартсаң яисә борын яисә тамак өчен дарулар куллансаң да, ПЦР-тестның ялган нәтиҗәсен алырга була.

Шулай ук ведомство белгечләре анализ бирер алдыннан декоратив косметика кулланмаска киңәш итә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев