30 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда атна дәвамында аномаль салкын һава торышы көтелә
Россия Гидрометүзәгендә илнең кайбер төбәкләрендә климатик нормадан тайпылу 5-10 градус тәшкил итәчәк, дип билгеләп үттеләр.
-
Әниләребез хөрмәтләнде
Әниләр көне уңаеннан 29 ноябрьдә район мәдәният йортына «Ана даны» медаленә ия булучылар һәм төрле өлкәләрдә хезмәт куеп «Атказанган» исеменә лаек булган аналар чакырылган иде. Әниләребез хөрмәтенә "Созвездие-Йолдызлык 2020" фестиваленең республика фестивалендә катнашучыларның матур концерт программасы тәкъдим ителде.
-
Казанның 16нчы хастаханәсеннән йөз яшьлек әби коронавирустан дәваланып чыккан
Йөз яшьлек әби кислород бирүгә мохтаҗ булмаган, аны интенсив терапия кулланмыйча дәвалаганнар.
-
Найджел Доус керткән өч алка «Ак Барс»ка җиңәргә ярдәм итте
«Ак Барс» — «Северсталь» уены исәбе — 5:2.
-
Яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир узды
29 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Саба җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир үткәрелде. Анда Саба, Балтач, Арча муниципаль районнарыннан 14-30 яшьлек 20 киберспортчы катнашты.