Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Найджел Доус керткән өч алка «Ак Барс»ка җиңәргә ярдәм итте

«Ак Барс» — «Северсталь» уены исәбе — 5:2.

Кичә Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» һәм Череповецк шәһәреннән килгән «Северсталь» командалары көч сынашты. Уен 5:2 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды.

Әлеге матчта бозга «Ак Барс» составында бер айлык тәнәфестән соң сакчы Альберт Яруллин чыкты, ул, җәрәхәт алу сәбәпле, 23 октябрьдән бирле уеннарда катнашмаган иде.

Беренче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров исәпне ачты (1:0). Берничә секунд үтүгә, Найджел Доус көндәш команда капкасына икенче алканы кертте (2:0). Әлеге голдан соң «Северсталь» командасы капкачысын алмаштырды: Владислав Подъяпольский урынына Дмитрий Шугаев чыкты. Тугызынчы минутта «Северсталь» уенчысы Александр Петунин гол кертте (2:1). Периодның соңгы минутында Найджел Доус тагын бер кертелгән алкасы белән дубль ясады (3:1).

Икенче период. Бишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Найджел Доус, «Северсталь» капкасына өченче алкасын кертеп, хет-трик ясады (4:1). Уналтынчы минутта «Северсталь» һөҗүмчесе Егор Яковлев гол кертте (4:2). Унтугызынчы минутта Казан командасы сакчысы Андрей Педан алка кертте (5:2).

Өченче периодта голлар булмады.

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);
Галиев — Воронков — Зарипов, Юдин — Рукавишников;
Доус — Да Коста — Тихонов, Яруллин — Викстранд;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Педан — Хенкель;
Дыняк — Кормье — Петров (Фисенко), Журавлёв.
«Северсталь»

Подъяпольский (Шугаев);
Гәрәев — Няттинен — Гераськин, Провольнев — Виттасмяки;
Вовченко — Кодола — Петунин, Адамчук — Сизов;
Капустин — Гуслистов — Морозов, Кудако — Лалонд;
Лишка — Яковлев — Думбадзе (Алексеев), Тихонов.
«Ак Барс» киләсе уенын Балашихада үткәрәчәк. Казан хоккейчылары «Авангард» командасы белән көч сынашачак. Матч 1 декабрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев