Әниемне сагынып...
Кеше гомеренең иң авыр мизгелләреннән берсе – газиз әниеңне югалту. Бу юлларны укыган бер генә кеше дә кайгы-хәсрәтсез түгелдер.Бу турыда күпме генә уйламаска тырышсак та, без дә язмыштан уза алмадык. Көтмәгәндә өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән чагыштырып та, берничек җиңеләйтеп тә була торган түгел.
Кулда чәчәк,күзләремдә яшем,
Күзем тәрәзәдән алмыймын.
Безне елап каршы алган чагын,
Мәгънәсен хәзер аңлыймын.
Вакыт та бар бүген,бүләгемдә,
Газиз әнкәм юк шул бирергә.
Их, илерә күңел әнкәй, әнкәй диеп,
Тик бер генә иде күрергә.
Бәлки әнкәй син көткәндә шулай,
Кайтмый калган чагым булгандыр.
Бүген минем күзгә тулган яшьләр,
Ул чакларда синдә тулгандыр.
Әнием, безне калдырып киткәнеңә быел өч ел булды.Төшләремдә сине күрәм дә и сөенәм, бер дә янымнан җибәрәсе килми. Уянам да бар да элеккечә... синсез.Кайтырсың да безне башка ташлап китмәссең кебек...Ләкин бу хыял гына шул. Эх, бер генә сәгатькә генә булса да, син исән-сау булган, бер кайгысыз балачакка кайтып килер идем...
Язлар җиткәч шундый авыр миңа,
Син бит ӘНИ киттең язларда!
Әйткән идең беркөн җитәр балам
Аерылырбыз алсу таңнарда!
Кеше туа сызылып таңнар аткач,
Ташлап китә икән таңнарын!
Ул вакытта чынга алмаганмын,
Сине югалткачтан аңладым!
Бәхилләшү сүзен әйттең микән,
Аңламадым әйткән сүзеңнән
Безне ташлап киткәнеңне белдем
Күз нурларың тамды күзеңнән.
Туган йортның капкалары ябык,
Әнкәй нигә чыгып ачмыйсың...
“Кайттыгызмы, балакайлар!” диеп,
Безне кочагыңа алмыйсың?
Тагын кышлар килде, җир куенында
Юка күлмәк белән туңгансың...
Бар җылыңны безгә калдырдың шул,
Бигрәк изге җаннан булгансың!
Үлчәүләргә салып үлчәнми ул
Әнкәйләрдә булган изгелек...
Әнкәемне җәннәт кошы ит, дип
Дога кылам Раббым иелеп...
Әниебезне районыбыз җирлегендә бер генә белмәгән кеше дә юктыр. Гомерен балаларга багышлаган,аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек, көчле рухлы мөгаллим иде ул.Чыннан да, балаларны чын күңелдән яраткан, аларга ярдәм итәргә алынган нык ихтыярлы кеше генә укытучы булып эшли ала.Әниебез нәкътә әнә шундыйлардан иде.
Тормышта һәр кеше белән уртак тел таба ала торган ачык һәм ихлас күңелле, искиткеч юмарт, сабыр, акыллы хатын иде. Яшип дип яшәде, авырлыкларга бирешмәде. Ләкин мәкерле чирнең көтелмәгән һөҗүме бөтен дөньяның астын-өскә китерде. Әнинең тиңдәшсез киңәшләре, төшенкелек белмәс оптимистик рухы, кылган хәер-фатихасы безгә көч бирсен. Әнинең якты истәлегенә тап төшерерлек гамәлләр кылмыйча, аның догачылары булып яшәргә Ходайдан сабырлык сорыйбыз.
Ноябрьнең соңгы атнасы – Әниләр көне уңаеннан язылган әлеге язмам аның рухына дога булып барсын, кабере – нурлы, караңгы гүрләре якты булсын иде.
Эх әнием, ничек сөенер идең...
Атлап түгел, йөгереп йөрер идең
Оныгым туды, минем оныгым дип.
Булсаң әгәр, янда янәшә.
Бу бәйрәмдә моңсу әле миңа
Әнкәм җырын көйләп йоримен...
Элеккечә сөеп,үбеп,кочып
Әнкәемне килә котлыйсым.
Ул вакытлар кире кайтмаслар шул
Өзелепләр күпме көтсәм дә...
Телефонны колагыма куеп
Эндәшер дип өмет итсәм дә...
Сюрприз ясап, туган йортыма
Әйтми генә кайтып төшсәм дә
Бусагадан Әнкәм каршы алмас
Күпме генә инде көтсәм дә.
Сагындырдың, балам, сагындырдың
Дия – дия кочып алмас шул
Чәчләремнән минем үбә - үбә
Иңнәремә кулын салмас шул.
Шатлыгыннан яшен сөртә-сөртә
Өстәлләргә сыен тезмәс шул.
Моңлы җыры белән үзәкләрне
Эх,Әнкәем инде өзмәс шул.
Оҗмахтадыр димен урының
Төшләремә бик шат керәсең
Тигез тешләреңне җемелдәтеп
Шундый матур итеп көләсең.
Күзләреңнең шаян очкыннары
Өнемдә дә мине җылыта
Эх, Әнкәем, сагындырасың шул
Син – Догамда минем... Җырымда...
Исән чакта ярый кадерләдем
Шул җиңеллек бирә күңелгә
Дога кылам бүген Сине котлап
Тыныч йокла, Әнкәм гүреңдә...
Тыныч йокла, Әнкәм гүреңдә...
Син күңелнең иң-иң түрендә...
Гөлнара-Ленар Сәхәбетдиновлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев