Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Старт бик матур бирелде»: Россиядә «Имин юллар» олимпиадасы башланды

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасы 30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Россиядә мәктәп укучылары өчен "Имин юллар" онлайн-олимпиадасы старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан мәктәпләрендә укучылар өчен ачык дәресләр оештырылды, аларда 209 меңнән артык башлангыч сыйныф укучысы катнашты.

Казан Совет районының 159 нчы лицееның 3 "Г" сыйныф укучыларына онлайн-олимпиада фрагментын яшь инспекторлар уздырды. Алар юллардагы проблемалы хәлләрне карады һәм төркемнәрдә эшләп, мәктәптән өйгәкадәр имин юлны проектлады.



«Бүген матур күрсәтмә чара булды. Мин ышанам, республикабызның башлангыч сыйныф укучыларының барысы да олимпиадага кушылыр. Бу чара бик кирәкле, чөнки без барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова.

Ачык дәрестә катнашкан ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов олимпиаданың максаты - балаларны юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү, диде.



"Быел республика юлларында 398 транспорт һәлакәте теркәлде, аларда сигез бала һәлак булды һәм 418е төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алды. Олимпиада балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауда ярдәм итәр дип өметләнәбез”, - дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда, балалар һәлак булган һәм зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән. «Балаларны әзерләү дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Безнең эш үз нәтиҗәләрен бирә”, - дип йомгаклады Бикмөхәммәтов.

Олимпиадада кече сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре белемнәрен ныгытуга, юлларда һәм урамда үз-үзеңне куркынычсыз тотуга интерактив биремнәр кулланылачак.

Конкурста Учи.ру мәгариф платформасында теркәлгән башлангыч сыйныф укучылары катнаша ала. Олимпиада тәмамланганнан соң катнашучылар дипломнар, сертификатлар һәм рәхмәт хатлары алачак.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X