Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Нәни Марсель автоутыргычлы булды

ЮХИДИ “Иминлек гаиләдән башлана” акциясе үткәрде.

undefined

Бүген Шәмәрдәндә яшәүче Зилә Ганибаеваның үзәк хастаханәнең тудыру бүлегеннән чыгуын каршы алырга ЮХИДИнең район бүлекчәсе башлыгы Марат Гаязов һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге начальнигы Гүзәл Ягәфәрова килде. Гадәттәгечә, профилактика акциясе үткәреп, балалар иминлеген кайгыртып йөрүләре. Бу юлы Ганибаевларга, сабый тууы белән котлап, балалар автоутыргычы бүләк иттеләр. Аларга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр. Акциянең максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын балалар катнашында юл-транспорт имгәнүләре проблемаларына җәлеп итү, мохтаж гаиләләргә булышу. “Юлларда һәрчак имин йөрегез. Ни кызганыч, балаларын махсус җайланмага утыртмыйча яисә утыртып та тиешенчә эләктермичә йөрүчеләр бар әле. Шуңа да акцияләр еш уздырыла, кагыйдәләрне үтәмәүнең күңелсез нәтиҗәләргә китерүе турында сөйлибез, игътибарлы булырга чакырабыз”, – диде Марат Гаязов.

Утыргычлы булган сабыйга Марсель исеме кушканнар һәм ул Артур белән Зилә гаиләсендә өченче бала. Апасы Азалиягә –8, абыйсы Азаматка 6 яшь икән. “Аллага шөкер, барысы да әйбәт булды. Тудыру бүлегендә персонал әйбәт, ярдәмчел. ГАИ бүләге дә көтелмәгән хәл булды. Бу акцияне оештыручыларга зур рәхмәт. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтибез. Һәркем шулай эшләсен иде”,– диде Зилә. Ганибаевларга гинеколог Флера Биктова да иң матур теләкләрен җиткерде һәм Зиләне алдагы елларда тагын көтеп калуын әйтте. “Алла бирсә”,– дип баш какты күп балалы ана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X