Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һөнәри осталык чемпионаты төгәлләнде

Билгеле булганча, 22-27 август көннәрендә Казанда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә дөнья чемпионаты узды. Татарстан башкаласы чемпионатта 56 компетенция буенча көч сынашырга 66 ил һәм регионнан килгән 1600 катнашучыны кабул итте.

Мәртәбәле тантананың ачлышына безнең районнан да балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча булдырылган «Саба балаһөнәр» кампаниясендә катнашкан һәм җәйге чорда укучыларны эш белән тәэмин иткән оешма-предприятие җиткәчеләре һәм төрле оешмалардан эшче һөнәр ияләре составындагы зур делегация барды (фотода). 5 көн дәвам иткән Халыкара чемпионат кысаларында узган WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә Россия Федерациясеннән конкурсантлар 58 алтын, 22 көмеш һәм 12 бронза медальгә ия булды. Кичә “Казан Арена” стадионында чемпионатның йомгаклау тантанасы узды. Һөнәри осталык буенча киләсе 46 нчы дөнья чемпионаты 2021 елда Кытайның Шанхай шәһәрендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X