Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Нырты” предприятиесе: Тотрыклы үсеш юлында

Авыл- ил тоткасы сәхифәсе

  Нырты яклары – районда  сәнәгать беренчеләрдән үтеп  кергән төбәк. Биредәге XVIII гасырда  ачылган бакыр заводы җирле халык  тормышына шактый  йогынты  ясаган. Нырты  якларында  яшәүчеләрнең 1960-1992 елларда  совхозлар системасында хезмәт итүләре дә аларны башка авыллардан  аерып тора. Туксанынчы  елларда колхоз-совхозлар тарала башлый һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары итеп  үзгәртелә. Нырты җирлегендә 1992 елда шул исемдәге КФХ барлыкка  килә, 2011 елдан “Нырты” җәмгыяте оештырыла. 

Предприятиене 2015 елдан аңарчы “Саба” җәмгыятенең “Тимершык” һәм “Мичән” филиаллары директоры  булган Ильяс Дәүләтҗанов җитәкли.   Ильяс Илдус  улының профессионализмы, максатчанлыгы, лидерлык  сыйфатлары  нәтиҗәсендә хуҗалык аграр базарда ныклы позиция алып тора. 

  –Барлыгы 3688 гектар сөрү җирләре, 2100дән  артык малы булган предприятиедә 104 кеше эшли. Игенчелек культурасын күтәрүдә, терлекләрнең продуктлылыгын арттыруда аларның  тырышлыгы һәрвакыт зур роль уйный,–ди җитәкче.– Агротехника, зооветеринария таләпләрен үтәүгә, үзеңә  йөкләнгән  вазифаны башкаруга җаваплы  караш, күпьеллык тәҗрибә эшнең  уңышын  хәл итә. 2023  елда бөртекле-кузаклы культураларны 3375 гектар мәйданда үстереп, тулаем 45647 центнер ашлык җыйнап  алуга ирештек. Уракны читтән техника җәлеп итмичә, үз  көчебез (4 комбайн) белән башкарып  чыктык. Гектар уңышы уртача 33,2 центнер ул елына  карата  югары  күрсәткеч. Терлекләрне тук кышлату өчен җитәрлек күләмдә фураж тупланды. Язгы бодай товарлыклы да булды. Әлеге культураның центнерын 843 сумга җитештереп, 949  сумга сата  алдык. Рентабельлелек 12 процент тәшкил итте. Терлек  азыгы да  яңасына  кадәр җитәрлек   күләмдә тупланды.

2023 елда сыерларның продуктлылыгын 6442 тоннага җиткереп республиканың иң алдынгы хуҗалыклары исем­легенә кердек. Татарстанның сыерлары 500 баштан 1000 башка кадәр булган сөт җитештерүче предприятиеләре рейтингында 4нче урында торабыз. Былтыр бер сыердан 10738  килограмм сөт савып алынып, үсеш – 103, рентабельлелек 27 процент тәшкил итте. Ит 3278 центнер җитештерелде (101%). Һәр  100  сыердан 86 бозау  алынды.

 Динамикага   килсәк, соңгы  9  ел эчендә хуҗалыкта  сөт җитештерү – 2,2,  акча  кереме 2,4,  хезмәткә түләү 2,3 тапкыр артты. Тугыз  елда 243,81 миллион  сумлык төзелеш  эшләре башкарылды, 90  миллионлык техника,  авыл хуҗалыгы  җиһазлары  алынды. Иң   күләмлесе – 2023 елда  файдалануга тапшырылган терлекчелек  комплексы.

  Агымдагы елда һәр гектарга 98  килограмм ашлама  кертеп, агротехниканы яхшырту хисабына игеннәрдән 34әр центнер  уңыш  алу бурычы билгеләдек. Авыл хуҗалыгы  техникасын язгы  кыр эшләренә әзерләү нигездә төгәлләнеп килә. Кадрлар мәсьәләсе бик җитди тора: хәзер 2 эшче 2014 елда 3 кешегә туры  килгән хезмәтне башкара. Мисалга, 19 механизатор 24 берәмлек техникага хезмәт күрсәтә. Терлекчелектә күтәренке йөкләмәләр  алынды: көндәлек  савымны 21000  килограммага  җиткерү  максаты  куелды.  Бу - хәзерге  күрсәткечтән 2000   литрга  артыграк дигән   сүз. Билгеләнгәннәрне кадрлар хәл итә. Кызганычка, бүген бездә дә эшләп торган сыер савучы, механизатор артында басып торган кеше юк.  Менә бу яктан караганда авылның киләчәге бик борчый.

Кырык ел сыер сава

“Нырты” җәмгыятенең Арташ бригадасы сыер  савучылары район   күләмендә алдынгы булып танылган.  Шуларның берсе – Гөлнур  Гыйльманова. Предприятиенең гыйнвар  аенда булган хисап  җыелышында авыл  хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин аңа район башлыгының Мактау грамотасын  тапшырды. Гөлнур Гыйльманова хезмәт юлын 1984 елда үзенең туган ягында – “Арташ” совхозында  сыер  савучы булып башлый. Шул вакыттан  алып хуҗалыкның  исеме 4 тапкыр  үзгәрсә дә,  ул һөнәренә тугры  калды.  1989  елда Бөтенроссия  социалистик  ярышы җи­ңүчесе булды. Хәзер  ул  кулдашы Рәсимә  Хәбирова белән бер торакта 100дән артык  сыер  сава. Эш  күрсәткече 2023 елда тулаем  алганда 3965 центнер тәшкил итте.  Бер  сыерга алганда уртача 9839 литр туры  килә.  Ул хәзерге  вакытта хезмәттәше Гөлгенә  Фәләховадан гына  калыша.

“Бөтен серне дә чишмиләр”

Былтыр  файдалануга тапшырылган иркен, якты торакта хәзер  сыерлар  саны 400гә  якынлашып   килә. Операторлар  Илнар Хәйруллин, Илфат Сабитов, Расил Зиннәтов,  Ришат Гаянов, Фәнил Газизовның  үз графиклары  бар. Чиратлашып 4 көн эшлиләр, 1  көн ял итәләр, көнгә һәр  сыердан 28-29 килограмм  сөт  савалар. Ферма   мөдире  Илнур Кәримуллин үзе дә  кайчак аларны  алыштыра.

“Бездә хәзер механизаторлар да, кирәк булса, бухгалтерлар да сыер  сава,  чөнки эшчеләр  җитми. Беркем дә зарланмый, минем вазифа түгел дип тормый. Барыбыз да универсалга  әйләнеп беттек. Кайбер эшләр тукталып торса да, сыерларны бер тапкыр да саумый калдырырга ярамый”,–ди  Илнур.

Торакта  мал саны арта барачак.  Димәк, азык та күп  ки­рәк булачак. Шуңа  карап чәчүлекләрнең  структурасына да үзгәреш  кертергә туры  киләчәк.

“Мәсәлән, кукурузны 500 гектарда үстерергә планлаштырабыз. Күпьеллыкларның  мәйданын да арттырырга  кирәк. Безнең авыл хуҗалыгы  җирләре булган  малларны тукландырырга җитәрлек  кенә. Артыгы юк. Сөт җитештерүне  планга 75 мең центнер итеп  куйдык, бу – 2023 ел күрсәткече белән  чагыштырганда 16 процентка  күбрәк”,– диде икътисадчы  Илдария Вәлиева. Сыерларның продуктлылыгын арттыруда балансланган  рационның аеруча мөһим роль уйнавы һәр терлекчегә  мәгълүм. “Нырты”да моны яхшы беләләр,  әмма фирма  сере итеп  саклыйлар. “Барысын да әйтеп бетермиләр инде”, – диде Илнур Кәримуллин да.

Әнисе Зиннурны нигә орышкан?

Хуҗалык кыр эшләре кебек җаваплы кампанияләрендә үзенең сыналган, тырыш, намуслы механизаторларына  таяна hәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Зиннур Миңнегулов – шуларның берсе. Аның әтисе  Гыйльмулла да  алдынгы комбайнчы булган. Гомумән, Зиннур Олы Арташ  авылында данлыклы  Миңнегуловлар нәселенең  авыл тоткасы булырлык  вәкиле. Һөнәрен яратып, бар күңелен биреп башкара. Уңган механизатор “Кировец” тракторына тагылган  “Фиат”  чәчү  комплексы  белән кыр эшләрен  агротехник срокларда башкарган.

“Җиргә береккән  авыл  егете  инде  мин.  Мәктәптән  соң җәен комбайнда эшләдем. Дөрес, әнинең югары белемле итәсе  килде. Начар укымаган  идем. Шуңа күрә 9нчы  сыйныфны тәмамлагач, 10нчы класска бардым. Иске Икшермәдә Сабаның 104нче техник училищесы филиалы  бар  иде. Карыйм: барлык сыйныфташ  егетләр  шунда. Мин дә әти-әнигә әйтмичә генә шунда  күчтем. Ягъни 1 сентябрьдә  үк 10нчыга барган  җиремнән училище  курсанты булып өйгә кайттым. Бераз  орыштылар  инде”,– дип  сөйли  Зиннур. 

 Ул армиядә хезмәт итеп кайткач, 1995  елдан  бирле авыл хуҗалыгында. Зур  егәрлекле  техника да, азык  комбайнын да иярли,   кая  нәрәт бирелсә, шунда бара.  Былтыр 2809 эталон/гектар эш башкарган. Хәзер остаханәдә “К-744” тракторын ремонтлый. Эшне бетергәч, обкаткага  чыгам”,– ди  механизатор. Аннары Зиннур Миңнегуловны сабан тургае сайраган иркен кырлар  көтә.

  

Игенченең зары бар

“К-701” тракторында эшләүче Ренат Зыятдиновның хезмәт биографиясе дә башка механизаторларныкыннан  әллә ни аерылмый.  Җәйге  ялларда  маллар да   көтеп үсә.  Мәктәптән   үк  тракторчы таныклыгы алып  чыга.

“Аннары  колхоз  тирәсендә  инде. Күңел техникага тартты, комбайнда  да эшләдем. Хәзер “К-700” дә. Кырга  чыгарга  старт  бирелгәч, җир тырмалыйм, көзен туңга  сөрәм. Терлек  азыгы туплау  чорында  сенаж,  силос таптыйм. Кыш  көне урамнарны кардан  чистартам”,–ди Ренат. Ул 2023 елда 2641  эталон/гектарда эш башкарган. Механизатор  гаиләсе  белән арендага бирелгән йортта яши. Ягъни өй үзенеке түгел. Йорт биләмәсендә ни каралты-кура торгыза, ни янкорма эшли алмый. “Азрак төзелеш  алып барырга,  сарайлар  салырга,  чебиләр асрарга  иде. Хәзер миңа 37 яшь тула. Шушы мәсьәлә хәлителмәсә,  авыл  хуҗалыгында эшләргә кеше калмаячак”, – ди механизатор.

Кыскасы, аренда торагын күпмедер вакыттан соң анда яшәүчегә законлы рәсмиләштерү зарурлыгы елдан-ел үзен ныграк  сиздерә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев