Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

“Нырты”лар уракта алда бара

Хуҗалыкта 199 гектардан 7408 центнер ашлык кайтты

  Узган атнада  районыбыз игенчеләре  уракка төште. Быел алар  алдында 21254 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора. Моннан тыш, районыбыз кырларында мул уңыш вәгъдә итеп, 7060 гектар мәйданда кукуруз үсеп килә. Көзге бодай – 1728, тритикале – 936, арыш 3507  гектар мәйданда игелгән. Эш  шул  культураларны  суктырудан башланып китте.

 Һава шартлары уңай килгәнгә, ә, иң мөһиме, агрочаралар үтәлгәнгә,  быел игеннәрдән уңыш мул  көтелә. Моның шулай икәнлегенә өченчекөн “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесенә баргач та  ышандык.  Кыр кораблары 60 гектарлы арыш мәйданына күчкән иде.

“Без уракка 20 июльдә чыктык. Башта арпа, бодай суктырдык. Хәзер монда  күчтек. Гектар  артыннан  кумыйбыз. Чөнки өстәмә  түләү сыйфат  өчен  каралган. Игеннәр  озын, җиргә яткан. Кызу бара  алмыйсың. Һәр башакны  ургычка эләктерергә  кирәк“,–  ди дүрт-биш көн элек кенә яңа GS-12 комбайнына утырган Илсур Галәвиев.

  Ул аңарчы 2001 елгы “Нива”да эшләгән. Иске белән яңаның  аермасын  тиз  күргән. Климат-контроль, борт компьютеры, эш  зонасын  видеокүзәтү, су суыткыч бокс, күпфункцияле джойстик, гомумән, GS-12 кабинасында комбайнчы өчен барлык  уңайлыклар тудырылган. Әлбәттә, техникага сервис хезмәте күрсәтүчеләр ничек  идарә итәсен төшендергән. Хәзер Илсур Галәвиев  мөстәкыйль  эшли. “Нива”га исә Марсель Гыймадиев утырган. Ул да уракта яңа  комбайннардан  калышмаска тырыша. “Бирешмим әле,  узып та китәм мин аларны. Кичә, мәсәлән, 14 бункер  төяп озаттым. Расил  Зиннәтов, Винер Фәрхиев “КамАЗ”лар белән чак ташып өлгерделәр”,– ди ул  уенын-чынын бергә  кушып. “Аларны” дигәне Илсур Галәвиев һәм “Акрос”  комбайнында  эшләүче, Янил  көллиятендә  агроном белгечлеге  алган яшь егет Илнат Гайсин.

  “Урып-җыю берьеллыклардан сенаж салу белән бергә алып барылды.  Шулай туры  килде. Мәйданы 287 гектардагы азык  катнашмасын Зиннур Миңнегулов “Челленджер” белән теземнәргә  салды. Ильяс Миңнегулов “ДжонДир” белән төяде,  “КамАЗ”ларда  Рамил  Гарифуллин, Рөстәм  Вәлиев, Фәрит Шакиров ташыды. Траншеяда  Ренат Зыятдинов – “К-700”  Фәндус  Галимҗанов “Т-150” таптады.  Барысы 16006 тонна  сенаж әзерләнде. Хәзер Ильяс Миңнегулов “Клаас” комбайны белән  һәм “КамАЗ”лар  игеннәрне   урып-җыючыларга  кушылды, бу уракны тизләтәчәк. Хәзергә барлыгы 1430 гектардагы мәйданның 15 процентыннан ашлык ындыр табагына  кайтты.  Уртача  уңыш  40,1 центнер тәшкил итә. Бодайның көзге  “Скипетр” сортыннан 45  центнерга  якын бөртек  чыкты. Сабан культуралары 950  гектар мәйдан били. Алар  августның  уннарына  өлгерер дип  көтәбез”,– диде хуҗалык баш агрономы  Инсаф Мөхәрләмов.

  Башаклар тук икән, димәк, саламы  да  күп.  Кыр кораблары артыннан барлыкка   килгән теземнәрнең  атлап чыкмаслык  урыннары бар. Салам  терлекләр  өчен көндәлек  кирәк. Шуңа да  аны тураклап кырда калдырмыйлар, фермаларга ташып эскертлиләр. Бу тупас азык 250 тонна әзерләнгән  инде. Пресс җыйнагычта  механизаторлар  Фәнил Мулләхмәтов һәм Фәндус  Галимҗанов  эшли.  

Комбайнчыларны хезмәткә түләү шартларының үтәлеше белән икътисадчы Илдария Вәлиева даими таныштырып тора.  Башкарган эшләре, тоннасы,  гектарлары агропаспортларына язылып барыла.

“Эшнең  сыйфаты  түләүгә зур  йогынты  ясый. Урып-җыюда эшләүче комбайнчыларга республикадагы минималь хезмәт хакы расценкасы белән  алынып, 30 процент күләмендә өстәмә эш  хакы түләнәчәк. Моннан тыш һәр бер тонна суктырган  бөртек өчен 2  килограмм  исәбеннән  ашлык та бирү  каралган”, – ди икътисадчы.

Хуҗалыкта агымдагы  елда  уртача  айлык хезмәткә түләү 60676  сум тәшкил иткән.

Авыл  хуҗалыгы  һәм  азык-төлек  идарәсе  мәгълүматларыннан  (29 июльгә) күренгәнчә, район буенча  игеннәр 1026 гектар мәйданда  җыеп  алынган, 360 гектарда теземнәргә  салынган. Ындыр табакларына барысы 38104 центнер  уңыш кайткан. Шуның  эченнән көзге бодай – 19497, арыш –18355, тритикале 252 центнер тәшкил итә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев