Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өч көндә хәл итәргә кушылды

Бу көннәрдә үткәрелгән җыеннар халыкның фикер-тәкъдимнәрен ачыклап, эшлиселәрне 2020 ел планнарына кертеп калдыру өчен кирәк. Чөнки ел башында булган очрашуларда бирелгән сорауларны хәл итү өчен, сметасын төзүгә, экспертиза үткәрүгә бәйле рәвештә, вакыт җитми дә кала.

Бу хакта өченче көн Саба шәһәр җирлеге гражданнары җыенында да әйтелде. Билгеле, җирле үзидарәләр халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә киләсе елны көтми. Җирлек башлыгы Расих Хәсәнов февраль җыенында бирелгән тәкъдимнәрнең үтәлешен аерым көн тәртибендә яктыртты. “Поликлиникада медицина хезмәткәрләрен үз кешеләрен кабинетларга чиратсыз алып керә” дип зарланып бирелгән сорауга баш табиб Марат Йосыпов җавабыннан күренгәнчә, әлеге мәсьәлә контрольгә алынган, коридорларга 63 камера куелган, өч шундый очрак буенча гаеплеләр ачыкланып, чара күрелгән. Авырулар электрон чираттан күбрәк файдалана. Халык тәкъдимнәрен үти барып, алга таба гомуми йортлардагы домофоннарны ремонтлау проб­лемасын хәл итәргә, күп балалы гаиләләргә бирелгән участокларда баганаларга яктырткычлар куярга кирәк булачак...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев