Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өч улы да призер

Узган шимбәдә Саба спорткомплексында 2004-2005 елда туган яшүсмерләр һәм алардан яшьрәк укучылар арасында ТАССРның – 100, Саба районының 90 еллыгына багышланган татарча көрәш ярышлары булды. Келәмгә 70кә якын яшь көрәшче чыкты. Уллары Илфар белән Ильясның бил алышканын карарга Сабабаштан әти-әниләре Гүзәлия һәм Радик Габдерахмановлар да килгән иде.

undefined

“Өчесе дә көрәш белән кечкенәдән шөгыльләнде. Әтиләре гел терәк булды, күнегүләрне калдырмагыз дип кенә торды. Бүген Инсаф Мамадышка билбау көрәшенә китте. Ә абыйлары үрнәгендә көрәшкә тартылган Ильяс белән Илфар монда килделәр. Ул­ларыбызның уңышларына бик куанабыз. Тренерларына һәм район җитәкчеләренә рәхмәт, ярышларга барырга автобусларны йөртеп торалар”, – диде Гүзәлия ханым. “Спорт тормышта гел кирәк булачак. Имгәнмәсеннәр ге­­нә”, – дип сүзгә кушыла әтиләре. Уллары өметләрен аклады: Ильяс белән Илфар үз үлчәүләрендә батыр калдылар. Ә Инсаф Мамадыштан 2нче урынны алып кайткан. Яшүсмерләр көрәше җиңүчеләре: 25 кг. Рөстәм Хаҗиев (Саба). 29 кг. Замир Хәсәншин (Саба). 32 кг. Шамил Миңнуллин (Югары Симет). 43 кг. Булат Әхмәдуллин (Югары Симет). 46 кг. Адель Малов (Икшермә). 55 кг. Данияр Хәсбиев (Сабабаш). 60 кг. Нурсил Хаҗипов (Икшермә). 65 кг. Булат Яруллин (Саба). 65тән югары үлчәүдә Артем Варламов (Олы Шыңар).

undefined

2004-2005 елгылар арасында: 45 кг. Артур Григорьев (көлллият). 55 кг. Нияз Хәлиуллин (Саба). 60 кг. Данияр Мифтахов (Югары Симет). 65 кг. Альберт Фомин (көллият). 75 кг. Александр Юнысов (Иске Икшермә). 80 кг. Язнур Гарипов (Сатыш). 85тән югары: Рифат Ахунҗанов (Олы Шыңар). Ярышларның баш хөкемдары Рифат Хисамов спорт мәк­тәбендә шөгыльләнгәндә иреш­кән уңышлары өчен яшь көрәшчеләр Нияз Хә­лиуллинга, Инсаф Габдерахмановка, спорттагы казанышлары һәм район үсешенә керткән өлешләре өчен Рамил Тимербаевка, Данис Закировка “Олимп” балалар-яш­үсмерләр спорт мәктәбе Гра­моталарын тапшырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X