Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ӨЧ ЙӨЗ БАШКА ҖИТКЕРӘЧӘКБЕЗ”

Хәзер авылларда яшәү­челәр сарык асрауга карашны үзгәртте. Кичләрен урам тутырып көтү кайтмый, анасыннан аерылып калган бәрәннәр бәэлдәве ишетелми. Ә менә Олы Арташ авылында яшәүче Хәбибрахмановлар сарык асраудан баш тартырга уйламый.

Киресенчә, аларның санын арттыра баралар. Шәхси хуҗалыкларда асрамасалар да, сарык итенә һәрвакыт ихтыяҗ бар әле, көтүдә йөртсәң, җәй айларында чыгымнары да аз. Чөнки сарык чемченерлек яшел үлән майда ук чыга. Хәбибрахмановларның утары авыл башында, табигатьнең тыныч, матур урыны, Мишә буйлап болынлык китә. Иртүк 5тә торып, сарыкларны көтүдә йөртеп кайтырга гына иренмәскә кирәк. Көндез эсседән әлсерәгән малларны кояш астында тотудан файда юк. Башта өч сарыклары була Хәбибрахмановларның. Аннары 10га, 30га җитә. 2014 елда хөкүмәтнең шәхси хуҗалыкларга булышлыгыннан файдаланып, 1 миллион сум грант оталар, гаилә фермасы Тәфкилнең улы Нияз исеменә рәсмиләштерелә. Авыл башында 45х11 метрлы утар шул акчага корыла. Эштә гаилә башлыгының тәҗрибәсе зур, зоотехник белгечлеге алуы, икътисадчы булуы да ярап куя. “Сарыкларны акрынлап 3-4 бәрән китерүче “Романовский” токымлыга алыштырабыз. Тәкәләрне аналарыннан аерым тоту гарип бәрәннәр тумасын өчен дә кирәк. Зоотехник-ветеринария таләпләре үтәлә, алларыннан суы-тозы, башкасы өзелми. Сарык малына шуннан артыгы кирәкми”,– ди Тәфкил...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев