Саба таңнары

Сабинский район

Район яңалыклары

Очучы һәм  спортчы

Газетага спорт бәйгеләре турында хәбәрчеләр язмалары әзерләгәндә Альберт Вәлиуллин фамилиясенә күптәннән игътибар итә идем. Үзе гел призлы урыннарда.

 

Газетага спорт бәйгеләре турында хәбәрчеләр язмалары әзерләгәндә Альберт Вәлиуллин фамилиясенә күптәннән игътибар итә идем. Үзе гел призлы урыннарда. Редакциядә еш булучы танылган шашка остасы Азат Әхәт улыннан да “Кем ул?” дип сораганым булды. “Миңгәрнеке”,– диде дә, бүтән мәгълүмат бирмәде. Үзем дә артык төпченмәдем. Бак саң, ул язучы каләменә чын мәгънәсендә лаек кеше булган икән.

1957 елда Миңгәр авылында туган Альберт Әюп улы спортны балачактан яраткан. Авыл малайлары  белән шугалак ясап хоккейда чыныгып үскән. Мәктәптә укыганда Сабай, Тимершык, Иске Мичән, 20 чакрымдагы Ачы авылларына кадәр җәяүләп барып футбол уйныйлар. Җиңсәләр, кайтыр юллары бик кыска тоела, аруталуны белмиләр. Саба мәктәбендә урта белем алганда чаңгы спорты белән мавыга, район чемпионатларында призлы урыннар ала. Йөгерү белән дә шөгыльләнә, үзендә максатка омтылу, ихтыяр көче тәрбияли. Әтисе аны кечкенәдән шахмат уйнарга да өйрәткән. Оттыра башлагач, улына көндәш булудан туктаган. “Син мине барыбер җиңәсең”, – дия торган була.

Балачагындагы күңел омтылышларына килсәк, Альберт Вәлиуллин самолетта очу турында хыяллана. “Тимершык мәктәбендә укыганда авылдашым, диңгезче, отставкадагы I ранглы капитан Илдар  Хәйбрахман улы Исхаковның фотосы, хәрби формасы белән кызыктырып, стенада эленеп торды. Моның да йогынтысы булгандыр. Шулай итеп, 1974 елда Харьков югары хәрби авиация училищесына укырга кердем. Спорт белән шөгыльләнү дә ярдәм иткәндер. Харьковта туганнар булуы ярап куйды. Курсант вакытта татар егетләрен дә хәйран очраттым. Укуны тәмамлар алдыннан диңгез авиациясенә кандидатлар туплануы турында әйттеләр. Формасы миңа ошады һәм 60 курстанттан 5 офицер шушы юнәлешне сайладык. Мин Балтыйк диңгезенә эләктем”,– дип сөйли Альберт Вәлиуллин. Якташыбыз укыганда да җиңел атлетиканы ташламый, чемпион кала, училищеның иң яхшы спортчысы булып таныла.

Хәрби хезмәт юлын Псков өлкәсенең Остров шәһәрендә диңгез авиациясе полкында башлый. Легендар “ТУ-16” самолетында оча. Бервакыт шундый хәл була. Балтыйк диңгезе өстеннән очканда аларны  һавага күтәрелгән Швеция истребительләре озата башлый, ягъни хәрбиләрчә әйткәндә, “перехват” ясамакчы була. Ә бу вакытта шведлар белән СССР җыелма командасы арасында хоккей матчы бара. Ике очкыч арасы шулкадәр якыная, очучылар бер-берсенең йөзләрен ачык күрәләр. Җир белән элемтәдә булган Альберт Вәлиуллин матчта шведларның 1:3 исәбенә оттырганын белеп, кул бармаклары белән күрсәтә. “Пилот моны дөрес итепме, әллә башкача аңлагандырмы, әйтә алмыйм, әмма ачуын йөзенә чыгарып, усаллык белән истребительне сулга борып китеп барды”, – дип искә ала отставкадагы III ранг капитаны (майор).

Альберт Әюп улы хәрби хезмәтен дәвам итеп, Эстониядә аэродром начальнигы, Ульяновск өлкәсендә рота командиры, гарнизон коменданты һәм башка җаваплы вазифаларда була. Күпләгән медальләр белән бүләкләнә. Хәзерге көндә Биектауда яши. Отставкада булуга карамастан, хәрбиләштерелгән каравыл начальнигы урынбасары вазифаларын башкара. Тормыш иптәше Әлфия ханым белән ике бала үстергәннәр. Уллары Казанда, кызлары Сабада районара салым инспекциясендә эшли. Гаилә башлыгы туган авылында еш була, спорт белән актив шөгыльләнүен дәвам итә. Бигрәк тә шахмат, футбол, теннис уйнарга ярата. “Спорт минем канга сеңгән инде, аннан берничек тә аерыла алмыйм. Шөгыльләнмичә дә булмый, чөнки организм шуңа ияләнгән. Иртән 1-2 километр булса да йөгереп кайтам. Ярышларга йөрим. Үзеңне офицерларча формада тотарга кирәк”,– ди ул балачактан килгән мавыгуы турында.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев