Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ӨСТЕНЛЕК “АКРОС“КА БИРЕЛДЕ

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршындагы сыйфат комиссиясе дүшәмбедә кырга тулы составта (Николай Дмитриев, Раиф Шиһабиев, Зөфәр Насыйбуллин) чыкты.

Гөлназ Нигъмәтҗанова билгеләгән маршрут буенча юлга кузгалган тәҗрибәле җитәкче-агрономнар бу юлы беренче тукталышта ук күңелсез хәлгә юлыкты. Комиссия әгъзаларыннан, сыйфатка хилафлык итүгә тап булсалар: “Ашлык бар ул, аны югалтулар киметә”,– дигән сүзләрне еш ишетәсең. “Саба” җәмгыяте Сатыш бригадасының 30 гектарлы басуына килеп кергәч тә, шундый күренешкә юлыктык. Борчакны “Саба” җәмгыяте комбайннары теземнәргә салып киткәннәр, әмма шактые ургычларга эләкмәгән. Комиссия кырда калганы 15-20 проценттан да ким түгел дигән нәтиҗәгә килде. Ни кызганыч, әлеге югалту борчакны шул көнне суктырып алган комбайнчылар Рәлиф Шәмсиев белән Әхтәм Сөнгатуллинның һәм “КамАЗ” шоферы” Марат Сабировның ахыргы хезмәт күрсәткечләрендә дә тискәре чагылыш табачак. Бу уңайдан Сатыш бригадасы механизаторлары үз фикерен белдерде. Шунысы мөһим: “Саба” җәмгыяте мехотрядлары эшен хуҗалыклар белгечләре үз контрольләренә алырга, гектар артыннан куу очракларын кисәтергә бурычлы...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев