Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Өтернәс авылы Кулибины

Бик азларның гына кулын­нан­­ килә дисәк тә, хәзер үз кул­ла­­ры белән трактор ясаучылар һәр­ авылда диярлек бар, ахры. Әйт­ик, Өтернәс авылының “Ку­ли­­бины” булып 32 яшьлек Ил­нар­­ Дәүләтшин танылган. Бер­ва­­кыт, авылда калган яшьләр ту­рында сөйләшкәндә, “Иген­че”­­ җәмгыятенең баш инжене­ры­ Ильяс Әскәров: “Безнең авыл­да да осталар бар. Барып ка­рагыз, Илнар җыйган трак­тор­­ бик тә үзенчәлекле, “Т-150”­ ши­келле урталай бөгелә тор­ган”,­­– дигән иде. Бардык, күр­дек­ һәм ихластан соклануы­быз­­ны белдердек. Булдырган­ Ил­нар, шәхси хуҗалыкта ки­­рәкле менә дигән техника­ яса­ган. Ул үзе “Игенче” ху­җа­­лыгында манипулятор “Кам­АЗ”­да эшли.

undefined

Чәчү вакытында­ кыр­га ашлама чыгара, күп­че­лек­ төзелешләр аннан башка­ бар­мый. Төп эшеннән тыш, буш­ вакытын юкка-барга ис­раф­­ итмәве техник иҗат җи­ме­шеннән күренә. “Трактор ясар­га күптәннән хыяллана идем.­ Тормыш иптәшемнең әти­сен­дә, ягъни Зөфәр бабамда­ ис­ке “УАЗик” бар иде. Шуны сүт­тем,­ эшкә яраклы күпчелек де­тальләрне, күперчек, тә­гәр­мәч­ләр, рульне шуннан алдым.­ Дви­гателе “ОКА”ныкы, анысын­ тап­­шырулар тартмасы­ бе­­лән бер­­гә башка авылдан алып­ кайт­­тык. Дифференциалын­ ис­ке­ “Нива”дан сүтеп алдым,­ бүл­­ге­че “МТЗ-80”неке. Хә­рә­кәт­не дви­гатель шкифыннан­ ала.­ Ме­нә шуларны бер-бер­се­нә эре­теп ябыштыру өчен Ютуб­та­ да­ байтак эзләнергә ту­ры килде,­ аграр көллияттә авто­делоны тырышып өйрә­нү­нең дә файдасы тиде, әти дә­ булышты. Токарь станогында­ кы­рып ясаган деталләр юк ди­ярлек. Ниятенә керешкәч бу­ла икән. Биредә яңа әйбер шул­ аккумулятор гына инде. Кал­ганы файдаланмый яткан­ де­таль­ләр. Вакыт булганда гына яса­гач, ярты елга кадәр сузылды.­ Кар­бюраторын көйләгәндә ге­нә әзрәк читенлеге булды. Сигез тизлек режимында эшли, җи­ңел кабына. Җәй көне пе­чән­не үзбушаткыч прицеп та­гып, шуның белән ташыдым.­ Мон­нан тыш сукасы, ике тө­рән­ле тырма агрегаты бар, кар кө­рәгеч тә тагарга була”, –дип сөй­ләде Илнар.

Техник иҗаты соңгысы булырга охшамаган. Хәзер ул клас­­сик, ягъни алгы тәгәрмәче бе­­лән борыла торган трактор ясар­га ниятли. Әлегә бер ел элек кү­ченгән ике катлы яңа йорт­ла­­рын эшләп бетерү белән мәш­гуль. Хатыны Резеда да ху­җа­лыкта кирәкле белгеч: фер­ма­­да барлык төр учет-хисап эшен­ алып бара. Иренең хоб­би­­ена, кичләр буе гаражында кай­нашуына тыныч карый. Өч­ бала үстерәләр. Олысы Ил­ги­зәргә – 6, игезәкләр Ирек бе­лән­ Әмиргә 4 яшь. Кыскасы, кеч­­кенә авылны яшәртүче матур­ гаи­лә икән Дәүләтшиннар. Ме­­нә шундый шәп рационали­за­тор оста яши Өтернәстә. Авыл­ үз Кулибины белән чын-чын­лап­ горурлана ала, мондый сә­ләт­ бик сирәк кешеләргә генә би­релә бит.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X