Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ОЗЫН ГОМЕРЛЕ ГОМӘРҖАН

Ноябрь аенда тагын бер ветеран бабай – Сабабашта яшәүче Гомәрҗан Исмәгыйль улы Исмәгыйловка да 90 яшь тулды.

Аның балачагы  михнәтле  сугыш  чорына туры  килгән. “Гаиләдә 5 бала идек, мин – икенчесе. Ашарга юк. Әни белән апай кычыткан яфракларыннан аш пешереп ашата иде. Әти фронтта. Сугыш беткәнче үк тормады, яраланып кайтты”,– дип искә  ул балачагын.  Гомәрҗан 1949 елга кадәр колхозда эшләп армиягә китә,  флотта 4 ел хезмәт итә. Кайткач,  Саба электр станциясендә,  сөт  комбинатында, колхозда эшли. Егерме  ел Саба леспромхозында агач ташу машинасында хезмәт куеп, пенсиягә чыга. Медальләр белән  бүләкләнә.   Факихә апа белән гаилә корып,  биш бала тәрбияләп үстерәләр. Барысы да исән-сау, хатыны гына 2016 елда гүр иясе булган. Аның 12 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Тугызда  укучы оныгы Инсаф Хәкимов без барында тальянда  уйнап бабасының   күңелен дә  күтәрде.

Ветераннар олы юбилейлары уңаеннан Рос­сия Президенты Пу­тинның Котлавын  ал­ды. Юбилярга  башкарма  комитет аппараты  җитәкчесе Марат Кәримов,  социаль  яклау бүлеге начальнигы  Марсель  Хуҗин, Саба урман хуҗалыгы директоры  Васил Гыйззәтуллин, Мишә авыл  җирлеге башлыгы  Азат Гатиятуллин  саулык-сә­ламәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар. 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев