Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Парклы китапханә яшьләрне дә үзенә тартачак

Районыбыз үсә, матурая. Һәркайда төзү, яңарту, төзекләндерү эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта Әбрар Кәримуллин исемендәге Са­ба үзәк китапханәсе бинасы да реконст­рук­цияләнә.

Ел башында башланган ремонт эшләрен 30 ноябрьгә төгәлләү планлаштырыла. Объект республика бюджетыннан финанслана, подрядчы оешма – “Интехстрой” җәмгыяте.

Капиталь ремонт заманча китапханә таләпләренә туры китереп үткәрелә.

“Бинаның стенасы һәм түшәм-идәне генә калды. Түбә сүтелде, ул бер якка гына  авыш  итеп эшләнелә, яңгыр суы арткы якка гына агачак. Фасадта китап рәсемнәре булыр дип планлаштырыла. Подвалга шулай ук ремонт ясала, ул да кулланылышта булачак. Күпләрне ремонт эшенең озакка китүе борчый. Бинаның архитектура йөзен үзгәртү вакыт сорый. Һәрбер эш тәртип белән барырга тиеш, берсен башкармыйча, икенчесенә күчеп булмый. Алар бер-берсе белән бәйләнгән. Фасадка китап рәсеме төшерү дә озак вакытны ала,” – ди “Интехстрой” оешмасы директоры Илнар Галимов.

Китапханәгә аяк баскан һәрбер укучы үзен өйдәге кебек хис итсен өчен, бина эченә хәйран яңалык кертелә. Балаларга, яшүсмерләргә, олыларга аерым уку заллары, беренче катта яшьләр стилендә эшләнеләчәк, уку бүлмәсендә балкон да була. Электрон терминал аша китапны сайлап алып, аны колакчыннар ярдәмендә тыңлау мөмкинлеге дә тудырыла. Конференцияләр, төрле чаралар, мастер-класслар үткәрү өчен интерактив такталар, яңа җиһазлар куела. Шулай ук китапханә артында Габдулла Тукай исемендәге парк та ясала. Паркка чыгу ягында япма астындагы киштәдән китап алып уку мөмкинлеге дә булачак. Кыскасы, укучылар китап­ханәдә вакытларын күңелле һәм файдалы уздырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев