Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Пенсионный концертында "Комсомолга кереп” кайттык (+ фоторепортаж)

Көз аеннан РФ Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсе, Росгосстрахның Саба агентлыгы коллективлары үзешчәннәре Явлаштау авылы мәдәният йортында чыгышларны кабаттан яңартып җибәрделәр.

Комсомолга  “кереп”  кайттык

Быел, 29 октябрьдә, комсомол туган көн билгеләп үтелә. Бу көнне, 100 ел элек I Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләр берлеге съезды Россия коммунистик яшьләр берлеге төзү турында карар кабул итте. Без – ВЛКСМда тәрбияләнгән буын. Бүгенге сәясәтчеләр, депутатлар, олигархларның да бөтенесе диярлек кичәге комсомоллар. ВЛКСМның 100 еллыгы  уңаеннан быел район оешма-предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында  «Алга атла, комсомол токымы!» дигән девиз астында иҗат-отчет концертлары башланып киткән  иде. Җәйге  чорда  концертлар тукталып торды. Инде менә  көз  аеннан РФ Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсе, Росгосстрахның Саба агентлыгы коллективлары үзешчәннәре Явлаштау авылы  мәдәният  йортында чыгышларны  кабаттан яңартып  җибәрделәр. Концерт  номерларында комсомол темасы киң  урын алган   иде. Егетләрнең  күкрәкләрендә зурайтылган ВЛКСМ значоклары  ялтырады. “Комсомолга керү җиңел булмаган, анда  иң лаеклыларны гына  алганнар”, – дип кичәне  алып  баручы сүзне ВЛКСМ сафларына керергә әзерләнүче  оныгы өчен борчылган әби кешене сәхнәгә  чыгарды. “Анда балаларның башларын  катырыр өчен төрле-төрле  сораулар бирәләр икән. Син каушап кала   күрмә,  яме. 1917 елда  комсомолга нинди орден биргәннәр дип т   сорыйлар, ди. Син бутала   күрмә,  Комсомол 1918 елда гына  оешкан дип  җавап бир,  яме, балакаем”,– дип киңәш бирде әби оныгына.  Чыннан да, ул чорда комсомолга керә алмау  түбәнлек санала иде. Уставны белү генә сине комсомол ясамый әле, укуы, тәртибе начар булганнарга, милициядә учетта торучыларга бу оешмага әгъзасы була  алмады. Явлаштаулылар, мишәбашлылылар һәр чыгышны  алкышлады. Җыр, бию номерлары сәнгатьчә югарылыкта башкарылды. Башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары  Марат Баһманов  бай эчтәлекле концерт программасы күрсәткән Пенсия  фонды  коллективына  рәхмәт сүзләре җиткерде, үзе кайчандыр эшләгән идарәне сагынып искә  алуын белдерде. “Сезнең  каршыда артистлар түгел,  сәнгатькә әллә ни катнашы булмаган кешеләр чыгыш  ясалы. Күрәсез, бии дә,  җырлый да,  үзебезнең оешмада намус белән  эшли дә беләбез.Бердәм булып, без һәрвакыт булырабыз”,– диде  идарә начальнигы  Фәридә  Якупова. “Безгә өч сәгатьлек  концерт бүләк иткәнегез  өчен рәхмәтләрнең  зурысын  җиткерәсе  килә. Үзешчәннәр   килгән саен без сабаның талантларга бай икәненә ышанабыз. Моның шулай икәнлеген  сез дә тулысы белән дәлилли  алдыгыз”,– диде Явлаштау  авыл  җирлеге башлыгы  Ренат Нуриев.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев