Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПЕНСИЯЛӘРЕ НИГӘ АЗ ИКӘН?

Районыбыз өлкәннәрен пенсиягә кагылышлы нинди сораулар борчый? Бу узган атнада Сабада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова гражданнарны кабул итүе вакытында ачыкланды.

Әлеге чара турында хәбәр “Саба таңнары” газетасында һәм район сайтында урнаштырылган иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең дә күпчелек сораулары пенсия күләме­нең түбән булуы хакында булып чыкты. Моны Елена Петровна да ассызыклады. “Без ел саен районнарга чыгуны практикага керттек. Видеоэлемтә аша кабул итүне дә ел саен уздыру максат итеп куелды. Шулай итеп, гражданнар пенсия мәсьәләсендә үзләрен борчыган сорауларны Пенсия фонды бүлеге җитәкчеләреннең күзләренә карап бирә алалар. Беренче чиратта, өлкәннәр пенсия күләменә, өстәмә түләүләргә кагылышлы гозер белән килә. Һәр сорауга индивидуаль якын килергә кирәк”,– диде урынбасар.

Чиратта торучылар белән сөйләшеп алырга да җай чыкты. Апаларның берсе исемен күрсәтмәүне үтенгәч, барысына карата да “инкогнито” алымын кулланырга булдык. Араларында, чыннан да, пенсиясе өчен кимсенүчеләр барлыгы ачыкланды. Әйтик, 30 елдан артык шахтада эшләгән күмер сәнәгате ветераныннан авылында “пенсияң нигә минекеннән дә аз?” – дип көләләр икән. Шахтер пенсиясенә өстәмә түләү исәпләгәндә ни өчен барлык ташламалы стажы алынмавына борчылуын белдерде. Кабул итүче резолюциясеннән күренгәнчә, ветеранның 1991-1993 елларда, ягъни СССР таркалгач, Казахстанда эшләгән чоры исәпкә алынмаган. Ә өстәмә түләү өчен стажга союз бар вакытта (1991 елның 1 гыйнварына кадәр) һәм Россия күмер сәнәгатендә эшләгән еллар гына керә. Шуңа да карамастан, Елена Полякованың шахтерның пенсия документларын кабат өйрәнергә ышандырды. “Бу дөньядан сезнең фондка үпкәсез китә алсам, бик рәхмәтле булыр идем”,– диде ветеран...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X