Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Пилотлар, иң яхшы картодром Сабада, диләр

Сабада Россия автомобиль федерациясе календаре нигезендә картинг буенча үткәрелгән “Ротакс Макс” классы төбәкара ярышлары төгәлләнде

  Сабада Россия  автомобиль  федерациясе календаре нигезендә картинг буенча үткәрелгән “Ротакс Макс” классы төбәкара  ярышлары  төгәлләнде. “Аргамак” картодромында ике  көн дәвамында илебезнең 36 шәһәреннән, шулай ук Белоруссиядән, Казахстаннан  килгән 142 пилот  узышты. Шимбә-якшәмбедә картодром  палаткалар шәһәрчеген хәтерләтте. Картингны популярлаштыру, Россия Федерациясе субъектларының спорт җыелма командаларына кандидатлар исемлеген төзү өчен иң яхшы спортчыларны ачыклау,  спортның техник төрләренең автомобиль дисциплиналарына тамашачыларны җәлеп итү максатыннан  оештырылган  ярышның төрле  классларда Ротакс МИКРО, Ротакс МИНИ, Ротакс Макс-Юниор, Ротакс Макс, DD2)  6 җиңүчесе  ачыкланды.  Менә  алар: Лев Хованский (Владивосток,  165 очко), Владимир Гуго (Санкт-Петербург), Семен Родин (Верхняя Пышма), Иван Паршин (Мәскәү), Ян Вознанок  (Сахалин  өлкәсе), Татьяна Алексеева (Красноярск).

“Аргамак” картодромында 22  августта картинг буенча Россия  ярышлары  старт алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев