Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ПРЕЗИДЕНТ БЕЛӘН ОЧРАШТЫЛАР

Республика көне алдыннан, Кремльдә, Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан хөрмәткә лаек гаиләләрне кабул итү күркәм тради­циягә әверелде. Быелгы мәртәбәле чарада республикабызның 51 гаиләсе кунакта булды. Безнең районнан Президент белән очрашуга Өч Нарат авылында яшәүче Эльмира Һәм Рәис Шакировлар гаиләсе барды.

Шакировларны һәрьяктан үрнәк гаилә дип атарга була. Гаилә башлыгы Рәис – «Мөхәммәтшин З.З.» крестьян-фермер хуҗа­лыгының алдынгы механизаторы. Иген-икмәк үстерүгә 40 елга якын хезмәт юлын багышлаган. Җәмәгате Эльмира ханым авылда – абыстай, уллары Нәфис имам-хатыйп вазыйфаларын башкара. 2017 елда сафка баскан авыл мәчетен төзүдә дә алар гаиләсе башлап йөр­гән. Бүген дә биредә укулар алып барыла, балаларга дин сабаклары укытыла. «Яшәгән кешегә авылда да тормышлар бик әйбәт. Эшләсәң кайда да эш, шәһәрдә дә шулайдыр инде ул. 11 гектар җиребез бар, анда печән чәчәбез, икмәк үстерәбез...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев