Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Профсоюзлар җитди темага сөйләште

Узган атнада авыл хуҗалыгы предприя­тиеләренең башлангыч профсоюз оешмасы рәисләре “Саба Лукоз” җәмгыятенә җыелды.

Утыз эшчене берләштергән кәҗә фермасы коллективы АПК тар­магында үз урынын тапты, Аг­ро­сәнәгать комплексы хез­мәт­­чәннәре профсоюзының рай­­­он комитеты рәисе Гөлназ Нигъ­­­­­мәтҗанова җыелышның “Са­ба Лукоз”да узуын  әнә шуның белән бәйләде. Профсоюзлар белән оч­рашу Дәүләт Думасы пенсия реформасы турында законны кабул иткән  көнгә  туры  килде. Җыелышта РФ Пенсия фондының районара идарәсе начальнигы Фәридә Якупованың чыгышы да шушы җитди мәсьәләгә багышланды. Профсоюз рәисләре аңа сорауларны күп бирде һәм алар үз  чиратларында пенсиягә кагылышлы  яңалыкларны башлангыч оешма әгъзаларына җиткерәчәк. Пенсиягә чыгу  яшенең  артуы бер хәл булса,  кайбер хуҗалыкларда игенче-терлекчеләрнең булачак пенсияләрен формалаштыруга фондка еллар буе кертемнәрнең   күчерелми килүе  аеруча борчулы.  Инде  ул хуҗалык бөлгенлеккә төшкән дип  игълан ителгән һәм аграр тармакта болай да аз хезмәт хакы белән лаеклы  ялга китүчеләр  пенсияне тагын да кимрәк алачак дигән сүз.  Эчкерсез сөйләшү хезмәт кешесенең хокукларын яклауда профсоюзлар алдында  зур бурычлар торганын ачык  күрсәтте. Соңыннан “Саба Лукоз” җәмгыяте директоры Рәзил Гарипов профсоюз рәисләрен кәҗә фермасы белән таныштырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X