Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Пүкәлдә «Авыл көне» узды

Быел авыл көне МХОда һәлак булган авылдашыбыз Данис Галиуллин истәлегенә оештырылды. Чарага Даниснең туганнары, дуслары, сыйныфташлары, авыл халкы җыелды.

   4 июльдә Пүкәл авыл халкы һәм аның кунаклары елның иң көтеп алынган бәйрәмен - "Эчәр суым синдә, Пүкәл" дип аталган авыл көнен билгеләп үттеләр. Быел авыл көне МХОда һәлак булган авылдашыбыз Данис Галиуллин  истәлегенә оештырылдыЧарага Даниснең туганнары, дуслары, сыйныфташлары, авыл халкы җыелды. Бәйрәмгә шулай ук авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов та чакырылган иде, чараны авыл хәзрәте Мөдәррис Гыймранов ачтып җибәрде. Алар барысы да Данисне бер минут тынлык белән искә алдылар. Аның истәлегенә милли көрәш оештырылды. Авыл көне - безнең һәрберебезнең авыл үсешенә үз өлешен керткән бәйрәм ул, ул бер зур гаилә, барысы да бер-берсен белә, ярдәм итә, аңлый, уңышларга сөенә һәм уңышсызлыкларга кайгыра. Пукәл авыл клубы, китапханәсе мөдирләре һәм авыл яшьләре оештырган бәйрәм программасы башлангач, авыл җанланып китте. Иң зур аудиторияне "Көрәш", "Сумо" һәм "Капчык сугышы" мәйданчыклары җыйды. "Ташбака", "Себерке ыргыту", "Балык тоту", команда уеннары һәм башка бик күп  кызыклы конкурслардан да халык читтә калмады. Шулай ук бәйрәмнең иң тәмле өлеше - авылдашыбыз Шарипов Рәдиф абый спонсорлык ярдәме күрсәтеп, барлык бәйрәмебез кунакларын плау белән сыйлады. Бәйрәм программасы авылдашларының үзешчән сәнгать осталары чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев