Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҺӘР АГАЧТА - ЙӨРӘК ТИБЕШЕ

Әлеге датаны яз аенда – 21 мартта билгеләп үтәләр. Максаты - халыкка урман экосистемасының, агачлар үстерү һәм табигатьне яшәртүнең әһә­миятен аңлату.

Туган як табигатенә мәхәббәт балачактан тәрбияләнә, бу эштә хезмәтнең  роле дә зур. Лесхоз урта мәктәбендә РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган урманчысы, "Почет билгесе" һәм "Октябрь революциясе" орденнары кавалеры Нургали Миңнехановның инициативасы белән  моннан  50 ел элек мәктәп урманчылыгы әнә шуны   күздә тотып оештырыла. Укучыларга дәүләт урман  фондыннан 2 мең гектардан  артык мәйдан беркетелә.  Урманчылык белән күп еллар биология  укытучысы Миңнехан Миңнемуллин җитәкчелек итте. 2003 елдан эстафетаны урман инженеры  Зоя Мултанова  кабул итеп  алды.  “Мәктәптә укучыларны табигатьне саклау түгәрәгенә  язу сентябрьдә үткәрелә. “Көзге бал” планлы  чараларга  старт бирә.  Көз аенда  мәктәп урманчылыгы әгъзалары яшелләндерүдә катнаша. Эш  кышын да тукталмый. Балалар урман  темасына рефератлар  яза, докладлар белән  чыгыш  ясый. “Чыршы   күркәсе” операциясе игълан ителә һәм кыштан ук “Кошлар  көне”нә әзерлек башлана...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев