Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәр агротехник чара үтәлә

Үзизоляция шартларында соралган барлык чараларны күреп, район хуҗалыкларында кыр эшләре дәвам итә.

Икмәк көн дә кирәк, шуңа күрә эпидемиологик вәзгыять язгы чәчүгә киртә була алмый. Бүген игенче-механизаторлар барысы да уртак мәшәкатьләр белән янып яши. Алар үз бурычын җаваплылык тоеп үти. Моның шулай икәнлегенә “Туган як” җәмгыятенә баргач та ышандык. Язгы чәчүгә әзерлек белән танышуны амбар хуҗалыгыннан башладык. Габделбәр Абдуллин ашлык складында орлык материалын инкрустацияли иде. Алар Илдар Сибаев белән арпаны “Доспех” препараты белән авыруларга каршы эшкәртә. Пестицид тоннасына 0,5 литр исәбеннән алына һәм моннан тыш шул ук күләмдә “Batr gum” микроашламасы да кушыла. Химикат белән эшкәртүчеләр шәхси саклану чаралары белән кулланып, тиешле сәгатьләрдә норманы сыйфат белән үтиләр. Кыскасы, уңышка юл нәкъ менә ашлык складыннан башлана. Гомумән, сүз табыннарга куелачак икмәк турында барганда һәр агротехник чара мөһим. “Хуҗалык алдында 1600 гектарда сабан культуралары чәчү, 500 гектарда кукуруз утырту бурычы тора. Бу эштә “Саба” җәмгыяте техникасы да ярдәмгә киләчәк. Игеннәрне тукландыру өчен гектарына тәэсир итүче матдәләрдә 70 килограмм исәбеннән ашлама тупланды. Былтыр 55 килограмм иде. Чәчүлек орлык тиешле кондициягә китерелгән. Сортларны яңарту чарасы да күрелә. Әйтик, әйләнешкә арпаның элиталы “Орланд”, бодайның “Хаят”, борчакның “Таң” сортлары кертеләчәк. Чәчүгә агрегатлар әзер, техника механизаторлар белән тәэмин ителгән. Хәзерге вакытта кырларда дым каплату, туфракны ашлау дәвам итә. Әйдәгез, ничек эшләгәннәрен карап та кайтыйк”,– диде агроном Рөстәм Ганиев.

Иң элек МТЗ-1221 тракторына тагылган 12 метрлы агрегат белән җир тырмалаучы Зөлфәт Шәрифуллин янында тукталдык (фотода). Механизатор инде кырларны 32 елдан артык иңли, кышын фермада терлекләргә азык кертә икән. “Ягулык белән тоткарлык юк. Караңгыга кадәр эшлибез, өйдә утырыр чак түгел”,– ди Зөлфәт. Шартлар тудырсаң, алдына карап эшләвен белә, диләр аның кебекләр турында. Атказанган механизатор Фәрит Зиннәтов белән 110 гектарлы кукуруз игеләчәк басуда сөйләштек. ДТ-75м тракторы белән культивациягә кадәр гектарына 2 центнер исәбеннән ашлама кертә, норманы ике тапкыр арттырып үти. Быел 14 майда 60 яшь тула икән үзенә. Эшләү дәверендә биш башмаклы трактор алыштырып, 42 ел эш стажы җыйган. Шулхәтле гомер “ДТ” рычагы тарткан кешегә атказанган түгел, герой исеме бирерлек. Тиешле еллары тулганлыктан, пенсиягә 60 яшеннән чыгу хокукына да ия ул. “ДТ”га яшьләр утырмый. Карыйсы була инде, алга таба эшләргәме-юкмы. Билгә, тез башына хәйран тиде тимер ат”,– диде Фәрит Зиннәтов егетләр чәчкеч савытларын ашлама белән тутырган арада. Агроном әйтүенчә, хуҗалыкта уҗымнар яхшы кышлаган һәм сабан культураларыннан да мул уңыш көтәләр. Өлкәннәрнең хәер-догасы белән язгы чәчү бүген-иртәгә дигәндәй, башланып китәргә тора.

Район хуҗалыкларында язгы чәчүдә 72 берәмлек агрегат катнашачак. Бер техникага 315 гектар йөкләнеш туры килә.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев