Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Һәр балага аерым якын киләбез»

2014 елда Кызыл Мишәдә урнашкан Саба сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатын ачканда чит төбәкләр тәҗрибәсе өйрәнелсә, хәзер биредәге эшчәнлек белән танышырга башка районнардан да киләләр.

Мәктәптә 77 бала белем ала, шуларның 15е өйләренә барып укытыла. Интернатта 62 бала яши. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булганнар өчен махсус җиңеләйтелгән базис укыту программасы булдырылган, химия, физика, чит тел фәннәре кертелмәгән. Зур игътибар хезмәт, көнкүреш хезмәте дәресләренә бирелә, Мәсәлән, 9 сыйныфта хезмәт дәресе 12 сәгать керә.

«Төп максатыбыз – балаларны алдагы тормышка әзерләү, аларны киләчәктә башкалар ярдәменә таянмыйча үз көннәрен үзләре күрерлек итеп тәрбияләү», – ди мәктәп-интернат директоры Диләрә Нуриева.

 

Моның өчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Махсус җиһазланган бүлмәләрдә тегү, бәйләү, балта остасы һөнәре, штукатур-маляр, авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча белем үзләштерсәләр, көнкүреш хезмәте дәресе өй шартларына туры китереп уздырыла. Мөстәкыйль тормыш итәргә: кер үтүкләргә, ашарга пешерергә, өйне тәртиптә тотарга һәм башка көндәлек эшләргә өйрәнәләр. Биредә һәр бала үзенчәлекле: үзләреннән яктылык, риясызлык, эчкерсезлек сирпелә, алар тормышны үзләренең самими күңелләре аша күрәләр. Башкалардан читләшкәннәр аралашучанга әйләнгән, икенчеләренең сөйләм кимчелекләре юкка чыккан, мөстәкыйль киенә дә алмаучылары үзен-үзе карый башлаган.

Әлбәттә, кечкенә генә уңыш өчен дә коллективтан күпме көч, сабырлык, тырышлык, йөрәк җылысы сорала. Биредә балаларны чын ихластан яратканнар, башкалар хәсрәтенә битараф булмаганнар гына эшли ала. Мәктәп интернатның уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Халидә Минһаҗева белән белем йорты белән якыннан танышып чыктык. Биредәге мохит мөмкинлеге чикле булганнарга җайлаштырылган, уңайлаштырылган. Укучылар да үзләренә булдырылган мөмкинлекләрдән файдаланып кына калмыйлар, укытучыларын зур җиңүләре белән куандыралар, Россия шәһәрләре буйлап йөреп, призлы урыннар яулыйлар.

Бигрәк тә спортта яулаган уңышлары күп. «Саба-Арена»да тренерлык итүче Фәрход Исмаилов җитәкчелегендә өстәл теннисы буенча зур нәтиҗәләргә ирешәләр, спорт уңышлары өчен берничә укучы махсус стипендия дә ала. Быел Элина Шәйдуллина, Рәсим Тимергалиев, Илназ Ибраһимов «Ел спортчысы» дигән мактаулы исемгә лаек булганнар. Фигуралы шуу буенча да зур җиңүләре бар: Бөтенроссия күләмендә узган спортның кышкы төрләре спартакиадасында 9 сыйныф укучысы Сәйдәш Кашапов Алтын медаль яулаган. Хәзер олимпия уеннарына әзерләнә. Шулай ук «Кулларны кулга тотыныйк, дуслар!» дигән сәнгать бәйгесенең сайлап алу турына узып, башкала сәхнәсенә дә күтәрелгәннәр. Укучыларның хезмәт дәресләрендә ясаган югары сәнгать әсәренә тиң агач эшләнмәләре белән дә таныштык. Хезмәт укытучысы Марат Габдрәхимовның малайларны һөнәрле итү өчен бар көчен салганлыгы күз төшерүгә аңлашыла.

Мәскәүнең «Останкино» башнясыннан башлап, бүген урындык ясау белән шөгыльләнәләр. Марат Наил улы шулай ук штукатур-маляр эшенең нечкәлекләренә дә төшендереп, егет-кызлар әлеге эшне үзләштергәннән соң имтихан да тапшыралар. Бәйрәмнәрдә әти-әниләрен үз куллары белән ясалган бүләк белән сөендерәләр.

«Гомумбелем бирү мәктәпләрендә мөмкинлекләре чикле булганнар өчен уңайлылыклар юк. Ә биредә бар да алар өчен җайлаштырылган. Укучылар бер-берсеннән кимсенмиләр, алар биредә лидерлык итәләр. Беренче көнне калмыйм дип елаган бала, озакламый әти-әнисе алырга килгәндә кайтмыйм дип елый. Һәр балага аерым якын киләбез, һәрберсенең нинди дә булса сәләтен ачарга тырышабыз. Мәсәлән, бер кызыбызга уку авыр бирелә, әмма тегү, кул эшләренә кулы ята. Тегә белү дә алдагы тормышы өчен зур файда бит», - ди Халидә Минһаҗева.

Укучыларның кул эшләре дә хәйран калырлык.

«Иң гади күнекмәләрдән тотынабыз. Укучыларның сәламәтлек мөмкинлекләреннән чыгып төрле катлаулылыктагы эшләргә күчә барабыз. Киләчәк тормышта төймә генә тагарга өйрәнсәләр дә бик яхшы»,– ди хезмәт укытучысы Гүзәлия Карамова.

 

Коллективны әлеге мәктәпне и тәмамлаган балалар турында яхшы хәбәрләр килеп торуы куандыра.

“Аларның күбесе уку йортларында төрле һөнәри белгечлек үзләштерә. Әти-әниләрдән баласының киләчәген алдан кайгыртуларын сорар идем. Биредәге тормышны үз күзләре белән килеп күргән әти-әниләр баласын һич икеләнмичә калдырып китәләр. Соңыннан безгә күз яшьләре аша рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Һәрберебез тәрбиячеме, укытучымы, техник хезмәткәрме – без бербөтен коллектив. Без бер гаилә кебек, мәктәп-интернат булганга да бу шулайдыр",– ди Диләрә Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев